Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Звезда авыл жирлеге
рус
тат
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 75 ЕЛЛЫГЫ
ТАССРның 100 еллыгы
Милли проектлар видеоролигы
Муниципальные образования в составе Дрожжановского муниципального района
Звезда авыл жирлеге
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
апрель, 2024 ел
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге 2024 ел башыннан вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча 298 меңнән артык пособие түләгән
2024 елда Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге эшкә яраксызлык кәгазьләре буенча электрон форматта рәсмиләштерелгән 298 меңнән артык түләүне гамәлгә ашырды. Әлеге максатларны тәэмин итүгә барлыгы 4 миллиард сум акча җибәрелде. Исегезгә төшерәбез, 2022 елдан Россиядә хезмәткә сәләтсезлек кәгазьләре электрон форматта бирелә башлады. Болай эшләү пациентлар, табиблар һәм эш бирүчеләр арасындагы хезмәттәшлекне җиңеләйтергә һәм тизләтергә мөмкинлек бирә. Компанияләр хезмәткәрләрнең хастаханә кәгазьләре турындагы мәгълүматны цифрлы форматта ала, бу кәгазь белән эшләү күләмен киметә, мәгълүматны тутырганда хата ясау ихтималын юкка чыгара. Хезмәткәрләр исә үз чиратларында түләү алу өчен хезмәткә яраксызлык кәгазе белән мөрәҗәгать итмиләр һәм башка документлар тапшырмыйлар. Медицина оешмасы хезмәткә яраксызлык кәгазен ябып, Социаль фонд бүлегенә эш бирүчедән кирәкле белешмәләр килгәннән соң, пособие 10 көн эчендә билгеләнә.
9
апрель, 2024 ел
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге 2024 елда инвалид балалары булган ата-аналарга өстәмә 13 мең ял көне өчен акча түләгән
Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге агымдагы елда инвалид балаларның ата-аналарына өстәмә 12 970 ял көне өчен акча түләгән. Бу максатларны тәэмин итүгә 66,4 миллион сумнан артык акча җибәрелгән. Айга дүрт көн тәшкил иткән шундый мини-отпуск ата-аналарга, опекуннарга һәм попечительләргә алар бу көннәрне инвалид балаларына багышлый алсын өчен бирелә. Өстәмә яллар бирүне сорап язган гариза эш бирүчегә тапшырыла. Көннәрне рәттән алырга яки төрле даталар буенча ай дәвамында таратырга мөмкин. Файдаланылмаган ташламалы көннәр киләсе айга күчерелми. "Узган елның сентябреннән башлап ял көннәрен уңайлырак форматта кулланырга мөмкин. Ата-аналарның, файдаланылмаган ял көннәрен туплап, 24 көнгә кадәр дәвамлылыкта ял алу һәм ул көннәрне бала карауга багышлау мөмкинлеге бар", - дип ачыклык кертте Татарстан Республикасы Социаль фонд идарәчесе Эдуард Вафин. Игътибар! Хезмәткәргә яллар датасын эш бирүче белән килештерергә һәм тиешле гаризаны кадрлар бүлегенә бирергә кирәк. Өстәмә мәгълүматны Россия Социаль фонды Бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефоны буенча алырга мөмкин (шалтырату бушлай).
5
апрель, 2024 ел
1 апрельдән татарстанлыларның дәүләт пенсияләре 7,5%ка индексацияләнде
Социаль фондның Татарстан бүлеге дәүләт тәэминатында булган һәм социаль пенсияләрне пенсионерның узган елгы яшәү минимумы артуга тәңгәлләштереп 7,5%ка индексацияләде. Татарстанда 80 меңнән артык пенсионерның пенсияләрне артты. Күпчелек пенсионерларга бу төр пенсия инвалидлык буенча һәм туендыручысын югалту, шулай ук иминият пенсиясен билгеләү өчен җитәрлек расланган стажы булмау сәбәпле түләнә. Социаль пенсияләр белән бергә түбәндәге категориягә караган пенсионерларның пенсияләре индексацияләнде: Бөек Ватан сугышында катнашучылар; «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе, «Камалган Севастопольдә яшәүче» билгесе яисә «Камалган Сталинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән гражданнар; чакырылыш буенча хәрби хезмәт узган хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләрендәге хезмәткә яраксыз кешеләр; радиация йогынтысына дучар булган гражданнар һәм аларның гаиләләренең хезмәткә яраксыз әгъзалары; космонавтлар һәм очучы-сынаучылар; кайбер башка гражданнар. Индексациядән соң социаль пенсиянең уртача күләме 12,6 мең сумга кадәр артачак. Индексацияләнгән пенсия пенсионерларга апрель аенда гадәти китерү графигы буенча киләчәк. "Апрель индексациясе агымдагы ел башыннан пенсияләрне өченче арттыру булды. Гыйнварда эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре планлаштырылган 4,6% урынына 7,5% ка индексацияләнде. Индексация картлык буенча иминият пенсиясе алучы 900 меңнән артык кешегә кагылды. Февральдә Социаль фонд кайбер социаль түләүләрне 7,4% ка индексацияләде. Инвалидлыгы булган кешеләр, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм башкалар югары пособиеләр ала башлады, - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
2
апрель, 2024 ел
2024 ел башыннан 225 меңнән артык татарстанлы Социаль фонд хезмәтләреннән электрон форматта файдаланды
Татарстанда 225 420 кеше Социаль фонд хезмәтләрен электрон рәвештә алды, бу сан фонд күрсәтә торган хезмәтләрнең 95,4% ын тәшкил итә. Дәүләт хезмәтләре порталында фонд эшчәнлегенең барлык юнәлешләрен диярлек колачлаган йөздән артык сервис эшли. Бу пенсияләр, вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазьләре, социаль түләүләр һәм балаларга пособиеләр, инвалидлыгы булган кешеләрне һәм өлкән яшьтәге гражданнарны тәрбияләгән өчен, хәрби хәрәкәтләрдән һәм радиациядән зарар күргән гаиләләргә ярдәм итү чаралары. Татарстанлылар арасында Социаль фондның электрон рәвештә күрсәтелә торган иң актуаль хезмәтләр түбәндәгеләр: - пенсияләрне билгеләү һәм түләү; - бердәм пособие билгеләү; - ана капиталы чаралары белән эш итү. Моннан тыш, Дәүләт хезмәтләрендә булачак пенсионерларга үзләренең электрон хезмәт кенәгәләре һәм шәхси счет мәгълүматларын тикшерергә, пенсия тупланмаларыннан бер тапкыр түләү алуга гариза бирергә мөмкинлек бирүче сервислар тәкъдим ителгән. Шулай ук инвалидлыгы булган гражданнар һәм аларның вәкилләре тернәкләндерүнең техник чараларын алуга гариза бирә һәм махсус урыннарда машина кую өчен автомобильләрен терки алалар. «Фонд хезмәтләреннән нинди форматта файдаланырга икәнен һәркем үзе сайлый: гражданнар электрон вариантка өстенлек бирә яисә фондның яки күп функцияле үзәкнең клиент хезмәтенә көндез мөрәҗәгать итә алалар. Республикада клиентлар белән эшләү хезмәтләренең 50 дән артык офисы эшли. Моннан тыш, контакт-үзәк операторы көненә 100 дән артык шалтыратуга җавап бирә, һәм кайбер клиентларыбызның фондка шәхси мөрәҗәгате читтән торып - телефон шалтыратуы белән хәл ителә,»- дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз