Рәсми Портал
ТР Президенты
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Звезда авыл жирлеге
рус
тат
eng
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 75 ЕЛЛЫГЫ
ТАССРның 100 еллыгы
Муниципальные образования в составе Дрожжановского муниципального района
Звезда авыл жирлеге
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
сентябрь, 2021 ел
Социаль хезмәтләр җыелмасын кире кайтару турында гариза тапшырырга соңга калмагыз.
Социаль хезмәтләрдән файдалану хокукы булып та аның акчалата эквивалентына өстенлек биргән гражданнар 1 октябрьгә кадәр күпфункцияле үзәккә яисә Пенсия фондының территориаль органнарына алдан язылып куеп, яки Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша мөрәҗәгать итеп, социаль пакеттан файдалану хокукын кире кайтара алалар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе хәбәр итә. Сайлап алынган вариантта язылган гариза киләсе елның 1 январыннан гамәлгә керә. Социаль хезмәтләр җыелмасы түбәндәгеләрдән тора: Рецепт буенча медицинада кулланыла торган дару препаратлары, рецепт буенча медицина җиһазлары (изделияләре), инвалид балалар өчен дәвалау туклануындагы махсус продуктлар; Төп авыруларны профилактикалау өчен шифаханә-курорт оешмаларына юллама; Дәвалау урынына бару һәм аннан кире кайту өчен шәһәрара транспортында, шулай ук шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү. Шуны белү әхәмиятле! Дару препаратлары белән Дәүләт аптекалары тәэмин итә, төп авыруларны кисәтү өчен шифаханә-курортларга юлламалар Социаль иминият фондыннан алына; шәһәр яны тимер юл транспортларыннан, шулай ук дәвалау урынына бару һәм кайту өчен транспорттан түләүсез файдалану өчен Россия тимер юлларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Россия Пенсия фондының www.pfr.gov.ru сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!
15
сентябрь, 2021 ел
Татарстанда яшәүче пенсионерларга берьюлы бирелә торган түләуләргә 11 миллиард сумнан артык акча жибәрелде.
Пенсионерларга 10 мең сум куләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү өчен банкларга, почта элемтәләренә һәм китерү хезмәтләренә 11 218960 мең сум акча күчерелде. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе хәбәр итә. 2 сентябрьдә кредит учреждениеләре аша алучы 780126 пенсионер акча алды инде. Элемтә булекчәләре һәм китерү хезмәтләреннән файдаланучы 341770 пенсионерга акча 3 сентябрьдән соң күчерелә башлый. “Акча пенсия алу көненнән иртәрәк бары тик кредит учреждениесе хезмәтләреннән файдаланучыларга гына күчерелде. Пенсиягә чыгып, эшләүче яки эшләмәүче пенсионерлар, инвалидлык буенча яки туендыручысын югалту сәбәпле пенсия билгеләнеп тә, 31 августка пенсия алу хокукы булып та, беренче пенсияләрен алмаган гражданнарга да 10 мен сум акча соңрак түләнәчәк. Пенсия алучы һәркем 10 мен сум акча алачак”,- дип ышандырды Россия Пенсия фондының Татарстандагы Идарәчесе Эдуард Вафин. Россия Пенсия фондының www.pfr.gov.ruсайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!
24
август, 2021 ел
Ни өчен түләү кире кагыла?
Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе исегезгә төшерә: агымдагы елның 1 июленнән фонд авыр финанс хәлендә булып, йөклекнең иртә срогында исәпкә баскан булачак әниләрдән һәм ялгызы гына 8 яшьтән 16 яшькәчә бала үстерүчеләрдән пособие түләүгә гаризалар кабул итә башлады. Гариза язучыларының кайберләренең шәхси кабинетларында карар кабул ителү хакында хәбәрнамәләр җибәрелде инде. Хәбәрнамәләр түләү билгеләнү, кире кагылу яисә гариза карау вакытының озайтылуы хвкында булырга мөмкин. Шуны аңлау зарур, пособие билгеләгәндә, Пенсия фонды гаиләнең әлеге төр ярдәмгә мохтаҗлык дәрәҗәсен ведомствоара хезмәттәшлек юлы белән алынган критерийлар буенча бәяли. Ай саен бирелүче пособие билгеләүне кире кагу хакында карар чыгаруга сәбәпче булган төп критерийларга тукталыйк: Гаиләдә җан башының керемен Татарстанда җан башына кабул ителгән яшәү минимумыннан- 9955 сумнан артык булуы. Мәсәлән: Гариза 2021 елның июлендә бирелеп, сезнең 2020 елның 1 мартыннан 2021 елның 28 февраленә кадәр вакыт аралыгында җан башына булган керем әлеге суммадан артып киткән очракта, пособие түләнмәячәк. Пособие билгеләгәндә түбәндәге керемнәр исәпкә алынмый: 3 яшьтән 7 яшькәчә әлеге балага алдагы чорда түләнгән псобиеләр; 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге әлеге балага алдагы чорда түләнгән пособиеләр; бер тапкыр күрсәтелә торган материаль ярдәм һәм иминият түләүләре; социаль контракт кысаларында бирелгән акчалар; гариза биргән көнгә 18 яше тулган (Россия Федерациясе субъектлары законнар җыелмасында каралган аерым очракларда – 23 яшь) балага түләнгән пособиеләр һәм башка төр түләүләр һәм алиментлар; 18 яшькәчә кадәрге инвалид баланы яисә тумышлыктан 1 төркем инвалидны караучы хезмәткә яраклы кешегә ай саен бирелүче түләүләр. Гариза язучының һәм аның гаилә әгъзаларының 2021 елның 28 июнендә кабул ителгән 1037 санлы Карар белән беркетелгән нормадан артык күләмдә хәрәкәт итә-итми торган милке булу (мәсәлән: гариза язучының 2 яисә аннан күбрәк автомобиле, гомуми мәйданы гаиләнең һәр кешегә 24 квадрат метрдан арткан 2 яисә күбрәк фатиры булу, гаиләдә 3 һәм аннан күбрәк бала булган очракта, күрсәтелгән нормадан артыграк рөхсәт ителә*). Пособие сорап язылган гаризада дөрес яки тулы булмаган мәгълүматлар: МИСАЛЛАР: а) түбәндәге мәЪүлүматлар юк: - йөкле хатын-кыз исәпкә баскан медицина учреждениесенең исеме һәм тулы адресы; - алимент түләтү турында карар чыгарган суд органының тулы исеме адресы, карарның номеры, датасы, хөкемдарның исем - фамилиясе. б) Мәгүлүматлар дөрес күрсәтелмәгән: - баланың СНИЛСы; - баланың исем-фамилиясе, әтисенең исеме (гаилә әгъзаларының); - баланың (гаилә әгъзаларының) туган көне; - гаилә составы турындагы мәгълүмат; - гаилә хәле турында; - гаризага гаиләдә җан башына айлык керемне исәпләгәндә исәпкә алына торган гаилә әгъзасы өстәлгән. Гариза белән мөрәҗәгать итүченең яисә гаиләдәге хезмәткә яраклы кешенең кереме булмау (“нуль кереме кагыйдәсе”). Пособие гаиләдәге өлкә кешеләрнең хезмәт хакы (стипендия, хезмәт яки эшмәкәрлек эшчәнлегеннән алынган керем, пенсия) булганда билгеләнә. Керем булмау объектив тормыш шартлары белән нигезләнгән очракта, “нуль кереме кагыйдәсе” кулланыла. Керем булмауга түбәндәге сәбәпләр нигез булып тора: күп балалы гаиләдә әти-әнинең берсенең 12 ай дәвамында кереме юк, икенчесе хезмәт, эшмәкәрлек яисә иҗади эшчәнлек, пенсия яки стипендия формасында керем ала; ялгыз ата яки ана турында сүз барганда (баланың рәсми рәвештә я әнисе, я әтисе генә бар, икесенең берсе я үлгән, я баланың таныклыыгына язылмаган, я хәбәрсез югалган); 3 яшькә кадәрге баланы карау; инвалидлык булган яки 80 яшьтән өлкәнрәк кешене тәрбияләү; 23 яше тулмаган гаилә әгъзасының көндезге уку бүлегендә укуы: чакыру буенча хәрби хезмәттә булу һәм хәрби хезмәттән кайткач өч ай вакыт; “эшсез” статусында булу (мәшгульлек үзәгендә эшсез сыйфатында рәсми төркәлгән булу раслану һәм 6 ай дәвамында шул статуста булу); иректән мәхрүм ителү вакыты һәм азат ителгәннән соң өч ай вакыт. Кире кайтарылганнан соң бердәм дәүләт хезмәтләре аша гаризасын төзәтеп кабат бирмәү. Гариза белән мөрәҗәгать итүченең Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә 10 эш көнендә документлар (мәгълүматлар) бирмәү (мәсәлән: чит дәүләтләрнең компетентлы органнары тарафыннан бирелгән документларны тапшырмау (туу турында таныклык, суд карары, язылышу турында таныклык) гариза язучының һәм аның 23 яшькәчә гаилә агъзаларының урта һөнәри һәм югары белем бирүче уку йортының көндезге уку бүлегендә укуны раслаучы белешмә һәм башка документлар**). Булачак әниләргә һәм ялгыз әти-әниләргә үзләренең яшәү шартларының әлеге критерийларга туры килүен бәяләргә һәм гариза язганда игътибарлы булырга кирәк! “Түләүләрнең икесе дә гаиләнең мохтаҗлык дәрәҗәсен комплекслы бәяләп билгеләнә. Шуңа күрә, гаилә агъзаларының һәркайсының материаль хәлен объектив бәяләү өчен, алар турында шактый бай мәгълүмат тупларга кирәк: рәсми керем, социаль ярдәм чаралары, хәрәкәт итә- итми торган милек иясе булу, мәшгульлек үзәгендә исәптә тору-тормау һ.б. Әлеге мәгълүматларны алу өчен белгечләр төрле оешма ведомстволарга сорау белән мөрәҗәгать итәләр. Кайберәүләрнең Дәүләт хезмәтләре порталына гариза карау 20 көнгә озынайтыла дигән хәбәр килү әнә шул сорауларга җаваплар алынмау белән бәйле. Гариза каралуның максималь срогы – гариза төркәлгәннән соң 30 эш көне (календарь көн түгел);- дип хәбәр итте Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин. *1037 санлы 2021 елның 28 июнендә кабул ителгән Карар Кагыйдәләренң 13 пункты **2021 елның 28 июнендәкабул ителгән Карарга документлар исемлеге
13
август, 2021 ел
Ай саен бирелә торган түләү (ЕДВ), өстәмә ай саен бирелә торган материаль тәэминат (ДЕМО), өстәмә материаль тәэминат (ДМО); әлеге түләүләр кемнәргә бирелә, кая мөрәҗәгать итәргә.
Россия Пенсия фонды һәм аның территориаль органнары гамәлдәге законнар кысаларында төрле социаль түләүләрне гамәлгә ашыра: аларга – айлык акчалата түләү (ЕДВ) һәм аның составына кергән социаль хезмәтләр җыелмасы (НСУ), өстәмә ай саен бирелә торган материаль тәэминат (ДЕМО) һәм өстәмә материаль тәэминат (ДМО) керә. Айлык акчалата түләү - Пенсия фондының территориаль органнары тарафыннан түбәндәге категориягә караган гражданнарга бирелә торган социаль түләү. Алар: Бөек Ватан сугышы һәм сугышчан җәрәкәтләр ветераннары; инвалидлар, инвалид балалар; фашизмның балигъ булмаган тоткыннары; радиация тәэсирендә зыян күрүчеләр. Пенсия фонды сайтының “Социаль түләүләр” бүлегендә айлык акчалата түләү алуга хокукы булганнарның тулы исемлеге бирелә. Айлык акчалата түләү гариза нигезендә билгеләнә. Гаризаны Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша, шулай ук фондның теләсә кайсы территориаль фондына яисә күпфункцияле үзәккә килеп тапшырырга мөмкин. 2020 елның 28 июленнңн – Россия хезмәт Министрлыгының 327н саны приказы көченә кергәннән соң, инвалидлыклары булган гражданнар гариза белән мөрәҗәгать итмиләр, чөнки инвалидлар һәм инвалид балаларга инвалидлык инвалид дип табылган гражданинның каралу акты чыгарылмасы нигезендә билгеләнә, әлеге мәгълүмат “Инвалидларның Федераль Реестры” дигән Федераль дәүләт мәгълүмат системасыннан алына. Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе исегезгә төшерә: инвалидлыкны билгеләү һәм раслауның вакытлыча кабул ителгән тәртибе буенча 2021 елның 1 октябренә кадәр (РФ хөкүмәтенең 2021 еоның 11 февралендә кабул ителгән 155 номерлы карары) гражданнарга инвалидлык буенча пенсия һәм айлык акчалата түләүне озынайту өчен Пенсия фондына килергә кирәкми. Гражданин бер законда каралган берничә төр акчалата түләү алу хокукына ия булган очракта, түләү аларның отышлы вариантын сайлап, берсе буенча гына башкарыла. Айлык акчалата түләү елга бер тапкыр, 1 февральдә индексацияләнә. Татарстанда 322558 кеше айлык акчалата түләү ала. Федераль законнар кысаларында ташламалар һәм социаль ярдәмгә хокукы булган, ярдәмнең акчалата эквивалентына өстенлек биргән гражданнар 1 октябрҗьә кадәр фикерләрен үзгәртү хакындагы гаризаны территориаль органнарга, күпфункцияле үзәккә килеп яисә Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша тапшыра алалар. Әлеге гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә була. Социаль хезмәтләр җыелмасына түбәндәгеләр керә: рецепт буенча медицинада кулланучы дару препаратлары; рецепт буенча медицина изделияләре, инвалид балалар өчен дәвалау туклануы махсуслаштырылган изделиеләр; төп авыруларны кисәтү өчен шифаханәләргә путевкалар; дәвалау урынына шәһәрара транспортта бару-кайту, шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү. Өстәмә айлык материаль тәэминат (ДЕМО) аерым категория гражданнарга ай саен бирелә торган түләү. Материаль тәэминат алу хокукына яшәү урыннарына бәйсез рәвештә бары тик Россия Федерациясе гражданнары гына ия. Категориясенә карап түләү күләме 500 яисә 1000 сум тәшкил итә. 1000 сум күләмендә өстәмә материаль тәэминат Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына; Сугышчан җәрәхәт алу нәтиҗәсендә инвалид калучыларга; Канцлагерь, гетто һәм башка мәҗбүри тоту урыннарының балигъ булмаган тоткыннарына бирелә. Татарстанда 1661 кеше өстәмә материаль тәэминат ала. 500 сум өстәмә материаль тәэминат түбәндәге категорияләргә түләнә: Хәрәкәттәге армия составына кермәгән сугышчан частьләрдә, учреждениеләрдә, хәрби уку йортларында 1941 елның 22 июненән 1945 елның 3 сентябренә кадәр 6 ай хезмәт иткән хәрбиләргә, шулай ук әлеге чорда СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән хәрбиләргә; Сугыш чорында һәлак булучыларның тол калган хатыннарына; Бөек Ватан сугышы инвалидларының тол калган хатыннарына; “Блокадалы Ленинградта яшәүче” билгесе бнлән бүләкләнүчеләргә; Нацист канцлагерьлары, төрмәләре һәм геттоның балигъ булмаган тоткыннарына. ДЕМОны 500 сум күләмендә Татарстан Республикасында 1710 кеше ала. Бу акчаны Пенсия фонды гражданнарга пенсия белән бергә түли. Өстәмә материаль тәэминат хокукларыннан файдаланучыларга яшәү урыны буенча Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өстәмә тәэминатка хокуклы кеше пенсия яшенә җитмәгән булса, Пенсия фондының территориаль органнары бу төр түләүне билгели һәм түли. Түләүгә хокукы булган Россия гражданины даими рәвештә чит илдә яшәсә, түләү Россия Пенсия фонды аша башкарыла. Берьюлы берничә өстәмә түләүгә хокукы булучыларга ул бары бер, гражданнар өчен отышлы вариант буенча гына билгеләнә. Өстәмә материаль тәэминат (ДМО) – Россия Федерациясенең законнар җыелмасы яктылыгында билгеләнеп, пенсиягә өстәлә торган түләү. Иң зур күләмдә өстәмә түләү Советлар Союзы Геройларына, Социалистик Хезмәт Геройларына, Дан Орденының өч дәрәҗәсе ияләренә, шулай ук Россия Федерациясе Герое, Изге Апостол Андрей Первозванный Ордены яки 1 дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары” өчен ордены белән бүләкләнгән пенсионерларга бирелә Өстәмә түләү иминият пенсиясенә өстәлә һәм һәр категория өчен аерым күләмдә билгеләнә һәм пенсия белән бергә түләнә. Татарстан Республикасында әлеге категориягә караучыларның 13е Социалистик Хезмәт Геройлары. Игътибар: Өстәмә материаль тәэминат түләүле эш башкарган чорда түләнми.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз