Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Звезда авыл жирлеге
рус
тат
БӨЕК ҖИҢҮНЕҢ 75 ЕЛЛЫГЫ
ТАССРның 100 еллыгы
Милли проектлар видеоролигы
Муниципальные образования в составе Дрожжановского муниципального района
Звезда авыл жирлеге
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
август, 2024 ел
Татарстанда производствода зыян күргән 25 кеше Россия Социаль фондының төбәк бүлегеннән яңа Lada Granta автомобильләре алды.
2024 елның 2 августында Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин элек производствода зыян күргән 25 кешегә автомобиль ачкычлары тапшырды. Татарстан Социаль фонд бүлеге тарафыннан автомобильләр сатып алу һәм бирү - хезмәт эшчәнлеге чорында бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән яисә һөнәри авырулар алган гражданнарны медицина, һөнәри һәм социаль реабилитацияләүнең бер төре ул. Транспорт чарасын алуның төп шарты - гражданинның тиешле медицина күрсәткечләре булу, шулай ук медик-социаль экспертиза бюросы тәкъдимнәрендә һәм зыян күрүчене (ПРП) реабилитацияләү программасында билгеле бер модификациядәге машина йөртергә ярамаган күрсәтмәләре булмау. «Автомобильләр аны алучыларның сәламәтлеге һәм физик мөмкинлекләре үзенчәлекләрен исәпкә алып махсус җайлаштырылган һәм җиһазландырылган. Мондый дәүләт ярдәме белән зыян күрүчеләрнең күбесе актив яшәү рәвеше алып бара, күпләр һөнәри эшчәнлеккә кире кайта», -дип сөйләде Социаль фондның Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Автомобиль җиде елга бер тапкыр бирелә һәм машина алучының милке итеп рәсмиләштерелә. Социаль фондның Татарстан бүлеге квартал саен агымдагы ремонт һәм ягулык-майлау материаллары чыгымнарын кайтара, шулай ук транспорттан файдалану чорында бер тапкыр үткәрергә мөмкин булган капиталь ремонт ясау чыгымнарын компенсацияли. Дәүләт контрактлары буенча автомобильләр бирү - производствода зыян күрүчеләрне социаль һәм һөнәри өлкәдә максималь тулы реинтеграцияләүгә юнәлдерелгән.
1
август, 2024 ел
Агымдагы елның августыннан Татарстанда 2023 елда эшләгән 125 меңнән артык пенсионер арттырылган пенсия алачак
1 августта Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге 2023 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләренә гариза кабул итмичә генә кабат исәпләү үткәрә. Үзгәрешләр, алар өчен узган елда эш бирүчеләр иминият кертемнәрен түләгән очракта, картлык һәм инвалидлык буенча пенсия алучыларның барысына да кагылачак. Узган елда кешенең шәхси счетына пенсия билгеләгәндә исәпкә алынмаган акчалар кергән булса, туендыручысын югалту буенча пенсияләр дә арттырылачак. Пенсияләрнең арту күләме пенсионерның хезмәт хакына бәйле: ул никадәр югарырак булса, пенсия дә шулкадәр күбрәк артачак. Максималь артым өч пенсия коэффициентын тәшкил итә. Шәхси пенсия коэффициентының(ИПК) күпме тупланган булуын шәхси счеттан өземтә алып карарга була, аны дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша соратып алырга мөмкин. Пенсияләрнең ел дәвамында барлык планлы арттырулары кебек үк, августтагысы да автомат рәвештә яңадан исәпләнә, шуңа күрә пенсионерларга яңа күләмдә түләүләр алу өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Татарстанлыларга август аенда пенсия арттырылган күләмдә стандарт график буенча күчереләчәк. «2025 елдан Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге барлык эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүне яңартачак. Алар өчен индексация эшләмәүче пенсионерлар белән беррәттән узган елгы инфляцияне исәпкә алып гомуми нигезләрдә үткәреләчәк. Индексация, 2016-2024 елларда булган арттыруларны исәпкә алып, пенсия суммасына ясалачак. Бу- эшләүче пенсионерлар өчен пенсияләрне индексацияләү теркәлеп барылган, әмма түләнмәгән чор. Мәсәлән, эшләүче пенсионерның пенсиясе 17,4 мең сум тәшкил итә. Узган өч ел эчендә ясалган индексацияләрне исәпкә алып теркәлгән пенсия 23,4 мең сум тәшкил итә. Бу- пенсионерның шәхси счетында исәпкә алынган югарырак күләм, һәм индексация нәкъ менә аның буенча саналачак. Ә арттыру пенсионер хәзер кулына ала торган пенсиягә- 17,4 мең сумга билгеләнә. Пенсионер эшләүдән туктагач, аның индексация хисабына арттырылган пенсиясе, теркәлеп барылган барлык өстәмәләрне кушып арттырылачак», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге башлыгы Эдуард Вафин. Шул ук телефон номеры буенча Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең барлык клиент хезмәтләренә кабул итүгә язылырга мөмкин.
26
июль, 2024 ел
1 августка кадәр Татарстан эш бирүчеләре хезмәтне саклау чыгымнарын компенсацияләүгә гариза бирә алалар
Һәр иминиятләштерүче производствода җәрәхәтләнү һәм һөнәри авыруларны киметү чараларын гамәлгә ашыруга тотылган чыгымнарны мәҗбүри социаль иминият чаралары исәбеннән киметә ала. 2024 елда Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә хезмәтне саклау чыгымнарын компенсацияләүне сорап 716 эш бирүче мөрәҗәгать иткән инде. Эш бирүчеләр кисәтү чараларын финанслауны үз акчалары хисабына гамәлгә ашыралар, ә аннары, чыгымнарны кайтаруны сорап, Социаль фондка мөрәҗәгать итәләр. Компенсация алу өчен 1 августка кадәр Татарстан Социаль фонды бүлегенең клиент хезмәтенә тиешле гариза бирергә, ә инде кисәтү чаралары башкарылганнан соң, күрсәтелгән максатларга тотылган чыгымнар турында 15 декабрьгә кадәр хисап бирергә кирәк. Гаризаны һәм документлар пакетын дәүләт хезмәтләре порталында, почта аша, шулай ук Татарстан Социаль фонды бүлегенең клиент хезмәтләрендә шәхси кабул итү барышында бирергә мөмкин. "Кагыйдәләр нигезендә, эш бирүче җитештерүдә бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан узган календарь ел өчен исәпләнгән иминият кертемнәре суммасының 20% ына кадәр кайтара ала. Иминләштерүче пенсия алды һәм пенсия яшендәге хезмәткәрләрне шифаханә-курорт дәвалавына өстәмә чыгымнар тоткан очракта компенсация күләме 30% ка кадәр арттырылырга мөмкин. Компенсация алу өчен эш бирүченең иминият кертемнәре, пенялар һәм штрафлар буенча бурычлары булмаска тиеш. 2023 елда Татарстан Республикасында 1608 оешма әлеге мөмкинлектән файдаланды», - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. 2024 елда төбәк иминиятчеләре социаль иминият чараларын 17 юнәлеш буенча җибәрергә хокуклы. Татарстан эш бирүчеләре арасында 2023 елда түбәндәге юнәлешләргә аеруча ихтыяҗ зур булды: - хезмәткәрләргә мәҗбүри медицина тикшерүе үткәрү (2023 елда 114.1 млн. сум), - пенсия алды (пенсия яшендәге) яшендәге хезмәткәрләрнең шифаханә-курорт дәвалануына (2023 елда 190,7 млн. сум); - сертификацияләнгән индивидуаль яклау чараларын сатып алу (2023 елда 171,5 млн. сум); - хезмәт шартларын махсус бәяләүне үткәрү (2023 елда 24,8 млн. сум). Агымдагы елның 19 мартыннан көченә кергән 123н Приказы нигезендә быелдан башлап иминиятчеләрнең һөнәри куркынычларны бәяләү чыгымнарын компенсацияләү мөмкинлеге барлыкка килде. Гаризаны карау статусын Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге сайтының «Страховательләргә» бүлегендә тикшерергә мөмкин. Иминиятләштерүчеләр өчен региональ контакт-үзәк телефоны: 8 (843) 279-27-66.
23
июль, 2024 ел
Ел башыннан Татарстанда 2 мең чамасы гаилә кредит учреждениеләрендә ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга куллану турында гариза бирде
2024 ел башыннан Татарстанда 1898 гаилә , ана капиталы хисабына торак төзү яки сатып алу өчен заем бирүләрен сорап , турыдан-туры банкларга мөрәҗәгать иткән. Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга бала тууга (уллыкка алуга) бәйле дәүләт ярдәменең өстәмә чараларына хокук барлыкка килгән балага өч яшь тулгач кына файдаланырга мөмкин. Торак кредиты яисә заем буенча беренче кертемне түләү, шулай ук ана капиталы акчаларын торак кредитларын һәм заемнарын каплауга җибәрү искәрмә булып тора. Мондый очракта ана капиталыннан бала тууга (уллыкка алуга) бәйле дәүләт ярдәменең өстәмә чараларына хокукы барлыкка килгән бала туганнан соң ук файдаланырга мөмкин.Исегезгә төшерәбез, ана капиталы акчаларын файдалану турында гариза баланың тууына (уллыкка алынуына) бәйле рәвештә дәүләт ярдәменең өстәмә чараларына хокук барлыкка килгән көннән соң теләсә кайсы вакытта бирелергә мөмкин. «Ана капиталы акчасын файдалану буенча республикада иң популяр юнәлешләрнең берсе - элеккечә торак шартларын яхшырту, әлеге мөмкинлектән программа тормышка ашырыла башлаганнан бирле 300 меңнән артык татарстанлы файдаланды. Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга файдалану турында гаризаны кредит учреждениесендә үк бирү бик уңайлы. Бу очракта гаиләнең клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итү өчен кирәк булган вакытны туганнарына һәм якыннарына багышлау мөмкинлеге бар. Шул ук вакытта теләгән очракта күпфункцияле үзәк офисларында яисә фондның клиент хезмәтләрендә гариза бирү мөмкинлеге дә саклана,” - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Ана капиталы программасы Россиядә 2007 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә. Элек дәүләтнең әлеге ярдәменә ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр дәгъва итә ала иде. 2020 елдан мондый хокук бер балалы гаиләләргә дә бирелде. Гаилә әлегә кадәр сертификат алмаган булса, 2024 елда икенче балага ана капиталы 833 024,74 сум тәшкил итә. Ягъни беренче балага- 630 380,78, икенче яки аннан соңгы балаларга 202 643, 96 сум.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз