Күп балалы әниләр картлык буенча иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгарга хокуклы. Бу барыннан да элек 5 һәм аннан да күбрәк бала табып, аларны 8 яшькә җиткәнче тәрбияләгән әниләргә кагыла. Алар пенсиягә 50 яшендә чыга ала. Дүрт һәм өч бала табып үстергән аналарга шулай ук вакытыннан алда - 56 һәм 57 яшьтә пенсия билгеләнә.
Күп балалы аналарга вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен төп таләпләр - 15 ел хезмәт стажы, шулай ук 28,2 пенсия коэффициенты булу, балаларны 8 яшькә җиткәнче тәрбияләү һәм ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү яисә уллыкка алуны юкка чыгару факты булмау.
Татарстанлылар үзләренең хезмәт стажы һәм пенсия коэффициентлары турында мәгълүмат белән дәүләт хезмәтләре порталында таныша алалар.
Сорауларыгыз булган очракта сез, 8 800 100 00 01 телефоны аша шалтыратып (шалтырату бушлай), Татарстан Социаль фонды бүлегенең контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз.
Моннан тыш, ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүмат Социаль фонд сайтында һәм фонд бүлеге рәсми аккаунтларының ВКонтакте Телеграм Одноклассники социаль челтәрләрендә да урнаштырылган.
____________________________________________________________________________
Татарстан Социаль фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, республикада кабат мошенникларның телефон аша шалтыратып, исәпкә алынмаган стаж яисә пенсиягә өстәмә түләүләргә кагылышлы мәсьәләләргә ачыклык кертү өчен пенсионерларны Социаль фондка чакыру очраклары теркәлгән.
Гражданнар Социаль фондка төрле ысуллар - кабул итүгә язылу, пособиеләр, компенсацияләр билгеләү һәм пенсияләргә өстәмә түләү китерүгә кагылышлы тәкъдимнәр белән шәхси мәгълүматларны белергә тырышкан билгесез затларга карата шикаятьләр белән мөрәҗәгать итә башлаган. Ышанычлырак булсын өчен , билгесез кешеләр гражданнарга исем-фамилияләре , аталарының исеме белән мөрәҗәгать итәләр һәм аларның төгәл адресларын әйтәләр.
Бүгенге көндә алдау өчен иң киң таралган темалар : "стажның яңа ачыкланган чорлары буенча пенсияләрне арттыру", "сугыш чоры балаларына май ае түләүләре" һәм "ана капиталын акчага әйләндерү".
"Күпчелек очракта уяу гражданнар хәйләләргә бирешми, Социаль фондка, полициягә яки социаль яклау органнарына шалтыраталар. Ләкин куелган тозакларга эләгүчеләр дә бар. Исегезгә төшерәм, Социаль фонд хезмәткәрләре гражданнардан телефон аша яки СМС-хәбәрләрдә шәхси мәгълүматлар, парольләр һәм кодлар сорамыйлар. Шикле чыганакларга сак каравыгызны һәм бу очраклар турында якыннарыгызны кисәтеп куюыгызны сорыйм», - дип хәбәр итте Татарстан Социаль фондының бүлек идарәчесе Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, социаль өлкәгә кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча Бердәм контакт-үзәк аша шәхси консультацияләр алырга мөмкин. Операторлар: 8-800-1-00000-1 телефоны буенча гражданнарның пенсияләр, балалар пособиеләре һәм социаль түләүләр турындагы сорауларына җавап бирәләр.
Пенсияләрне рәсмиләштерү һәм яңадан санау, шулай ук шәхси мәгълүмат (ФИО, туу датасы, СНИЛС, паспорт мәгълүматлары) эшкәртүне таләп итә торган мәсьәләләр буенча шәхси консультация алу өчен Социаль фонд яисә күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Моннан тыш, Социаль фондның ярдәм чаралары турында тулы мәгълүмат СФР сайтында , фонд бүлекләренең ВКонтакте , Телеграм, Одноклассники социаль челтәрләрендәге рәсми аккаунтларында урнаштырылган.
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге апрель аенда Бөек Ватан сугышында катнашкан 194 ветеранга Җиңү көненә ел саен бирелә торган 10 ар мең сум күләмендә акча түләде.
Бөек Ватан сугышында катнашкан татарстанлылар бу ярдәмне апрель ае пенсиясе белән алдылар.
"Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә, 2019 елдан башлап ел саен Җиңү көненә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм сугыш инвалидларына Россия Социаль фонды бер тапкыр түләнә торган акча күчерә. Мондый адреслы ярдәм ветераннар өчен генә түгел, безнең өчен дә мөһим. Ул күрсәткән батырлыклары һәм илебез өчен катлаулы вакытларда фидакарь хезмәтләре өчен якташларыбызга чираттагы тапкыр рәхмәт белдерергә һәм беркемнең дә , бернәрсәнең дә онытылмаганын исбатларга мөмкинлек бирә», - дип ассызыклап үтте Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Акча алу өчен ветераннарга, аларның якыннарына яки вәкилләренә нинди дә булса гариза бирергә һәм Россия Социаль фондының республика бүлеге клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә туры килмәде. Җиңүнең 79 еллыгына түләү Татарстан Социаль фонд базасында булган мәгълүматлар нигезендә гражданнардан гариза кабул итмичә генә билгеләнде.
2023 елда Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге ким дигәндә 37 ел хезмәт стажы туплаган хатын-кызларга һәм кимендә 42 ел эш стажы булган ир-атларга 1500дән артык пенсия билгеләде. Озак еллар стаж туплап эшләгән өчен, алар пенсиягә билгеләнгән пенсия яшеннән ике елга алдарак чыкты.
Пенсиягә вакытыннан алда чыгу өчен стаж исәпләгәндә, Россиядә эшләү чорында аның өчен мәҗбүри пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондларына иминият кертемнәре исәпләгән һәм түләгән чорлар, шулай ук түбәндәге периодлар гына кертелә:
вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алу вакыты;
чакырылыш буенча хәрби хезмәт узу чорлары;
хәрби хезмәт узганда яки ирекле формированиедә булу вакытында махсус хәрби операциядә катнашу чорлары иминият стажында икеләтә күләмдә санала.
Шуны да исәпкә алырга кирәк, гомуми иминият стажына кертеп исәпләнелә торган кайбер социаль әһәмиятле чорлар бар, әмма алар вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы бирә торган стажга кертелми. Әлеге чорлар:
яшь ярымга кадәр балаларны тәрбияләү;
хезмәткә сәләтсез гражданнарны карау;
эшсезлек буенча пособие алу периоды.
"Күпме стаж тупланганын белү өчен, гражданнар шәхси счеттан өземтә соратып ала алалар. Моны электрон рәвештә "Дәүләт хезмәтләре" порталындагы шәхси кабинетта, яисә кпфункцияле үзәк офисына яки фондның клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп эшләргә мөмкин ", - дип ачыклык кертте Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
2024 елда Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге эшкә яраксызлык кәгазьләре буенча электрон форматта рәсмиләштерелгән 298 меңнән артык түләүне гамәлгә ашырды. Әлеге максатларны тәэмин итүгә барлыгы 4 миллиард сум акча җибәрелде.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елдан Россиядә хезмәткә сәләтсезлек кәгазьләре электрон форматта бирелә башлады. Болай эшләү пациентлар, табиблар һәм эш бирүчеләр арасындагы хезмәттәшлекне җиңеләйтергә һәм тизләтергә мөмкинлек бирә.
Компанияләр хезмәткәрләрнең хастаханә кәгазьләре турындагы мәгълүматны цифрлы форматта ала, бу кәгазь белән эшләү күләмен киметә, мәгълүматны тутырганда хата ясау ихтималын юкка чыгара. Хезмәткәрләр исә үз чиратларында түләү алу өчен хезмәткә яраксызлык кәгазе белән мөрәҗәгать итмиләр һәм башка документлар тапшырмыйлар. Медицина оешмасы хезмәткә яраксызлык кәгазен ябып, Социаль фонд бүлегенә эш бирүчедән кирәкле белешмәләр килгәннән соң, пособие 10 көн эчендә билгеләнә.
Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге агымдагы елда инвалид балаларның ата-аналарына өстәмә 12 970 ял көне өчен акча түләгән. Бу максатларны тәэмин итүгә 66,4 миллион сумнан артык акча җибәрелгән.
Айга дүрт көн тәшкил иткән шундый мини-отпуск ата-аналарга, опекуннарга һәм попечительләргә алар бу көннәрне инвалид балаларына багышлый алсын өчен бирелә.
Өстәмә яллар бирүне сорап язган гариза эш бирүчегә тапшырыла. Көннәрне рәттән алырга яки төрле даталар буенча ай дәвамында таратырга мөмкин. Файдаланылмаган ташламалы көннәр киләсе айга күчерелми.
"Узган елның сентябреннән башлап ял көннәрен уңайлырак форматта кулланырга мөмкин. Ата-аналарның, файдаланылмаган ял көннәрен туплап, 24 көнгә кадәр дәвамлылыкта ял алу һәм ул көннәрне бала карауга багышлау мөмкинлеге бар", - дип ачыклык кертте Татарстан Республикасы Социаль фонд идарәчесе Эдуард Вафин.
Игътибар! Хезмәткәргә яллар датасын эш бирүче белән килештерергә һәм тиешле гаризаны кадрлар бүлегенә бирергә кирәк.
Өстәмә мәгълүматны Россия Социаль фонды Бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефоны буенча алырга мөмкин (шалтырату бушлай).
Социаль фондның Татарстан бүлеге дәүләт тәэминатында булган һәм социаль пенсияләрне пенсионерның узган елгы яшәү минимумы артуга тәңгәлләштереп 7,5%ка индексацияләде. Татарстанда 80 меңнән артык пенсионерның пенсияләрне артты. Күпчелек пенсионерларга бу төр пенсия инвалидлык буенча һәм туендыручысын югалту, шулай ук иминият пенсиясен билгеләү өчен җитәрлек расланган стажы булмау сәбәпле түләнә.
Социаль пенсияләр белән бергә түбәндәге категориягә караган пенсионерларның пенсияләре индексацияләнде:
Бөек Ватан сугышында катнашучылар;
«Блокададагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе, «Камалган Севастопольдә яшәүче» билгесе яисә «Камалган Сталинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән гражданнар;
чакырылыш буенча хәрби хезмәт узган хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләрендәге хезмәткә яраксыз кешеләр;
радиация йогынтысына дучар булган гражданнар һәм аларның гаиләләренең хезмәткә яраксыз әгъзалары;
космонавтлар һәм очучы-сынаучылар;
кайбер башка гражданнар.
Индексациядән соң социаль пенсиянең уртача күләме 12,6 мең сумга кадәр артачак. Индексацияләнгән пенсия пенсионерларга апрель аенда гадәти китерү графигы буенча киләчәк.
"Апрель индексациясе агымдагы ел башыннан пенсияләрне өченче арттыру булды. Гыйнварда эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре планлаштырылган 4,6% урынына 7,5% ка индексацияләнде. Индексация картлык буенча иминият пенсиясе алучы 900 меңнән артык кешегә кагылды. Февральдә Социаль фонд кайбер социаль түләүләрне 7,4% ка индексацияләде. Инвалидлыгы булган кешеләр, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм башкалар югары пособиеләр ала башлады, - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Татарстанда 225 420 кеше Социаль фонд хезмәтләрен электрон рәвештә алды, бу сан фонд күрсәтә торган хезмәтләрнең 95,4% ын тәшкил итә. Дәүләт хезмәтләре порталында фонд эшчәнлегенең барлык юнәлешләрен диярлек колачлаган йөздән артык сервис эшли. Бу пенсияләр, вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазьләре, социаль түләүләр һәм балаларга пособиеләр, инвалидлыгы булган кешеләрне һәм өлкән яшьтәге гражданнарны тәрбияләгән өчен, хәрби хәрәкәтләрдән һәм радиациядән зарар күргән гаиләләргә ярдәм итү чаралары.
Татарстанлылар арасында Социаль фондның электрон рәвештә күрсәтелә торган иң актуаль хезмәтләр түбәндәгеләр:
- пенсияләрне билгеләү һәм түләү;
- бердәм пособие билгеләү;
- ана капиталы чаралары белән эш итү.
Моннан тыш, Дәүләт хезмәтләрендә булачак пенсионерларга үзләренең электрон хезмәт кенәгәләре һәм шәхси счет мәгълүматларын тикшерергә, пенсия тупланмаларыннан бер тапкыр түләү алуга гариза бирергә мөмкинлек бирүче сервислар тәкъдим ителгән.
Шулай ук инвалидлыгы булган гражданнар һәм аларның вәкилләре тернәкләндерүнең техник чараларын алуга гариза бирә һәм махсус урыннарда машина кую өчен автомобильләрен терки алалар.
«Фонд хезмәтләреннән нинди форматта файдаланырга икәнен һәркем үзе сайлый: гражданнар электрон вариантка өстенлек бирә яисә фондның яки күп функцияле үзәкнең клиент хезмәтенә көндез мөрәҗәгать итә алалар. Республикада клиентлар белән эшләү хезмәтләренең 50 дән артык офисы эшли. Моннан тыш, контакт-үзәк операторы көненә 100 дән артык шалтыратуга җавап бирә, һәм кайбер клиентларыбызның фондка шәхси мөрәҗәгате читтән торып - телефон шалтыратуы белән хәл ителә,»- дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Быел Татарстанда тәрбиягә бала алган 73 гаилә Россия Социаль фондыннан бер тапкыр бирелә торган түләү алды. Әлеге максатка Социаль фондның төбәк бүлеге 3,4 миллион сумнан артык акча җибәрде.
Гаиләгә тәрбиягә бала биргәндә бер тапкыр бирелә торган пособие- балаларны уллыкка алучылар, шулай ук аларның опекуннары, попечительләре яки тәрбиягә алган ата-аналары өчен каралган ярдәм чарасы ул. Шул ук вакытта аларның Россия Федерациясе гражданнары булулары һәм даими рәвештә Россия территориясендә яшәүләре зарур.
Ярдәм бер тапкыр күрсәтелә торган булганга, ул теркәлгән күләмдә бирелә. Безнең төбәктә бу - 24 604,30 сум. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр гаилә берьюлы берничә баланы тәрбиягә алган икән, пособие аларның һәркайсына түләнә.
Инвалидлыгы булган балаларны, җиде яшьтән өлкәнрәк балаларны һәм бертуганнарны уллыкка алган очракта, гаиләгә акча 187 996,90 сум күләмендә һәр бала исәбеннән түләнә..
«Бер тапкыр бирелә торган пособие алу өчен гаилә гариза белән Татарстан Социаль фондының яисә күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала. Мөрәҗәгать итүчедән баланы уллыкка алу турында суд карарының күчермәсе генә сорала, калган документларны безнең белгечләр ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында мөстәкыйль рәвештә соратып алачаклар. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша да бирергә яки почта аша җибәрергә мөмкин, әмма бу очракта уллыкка алу турындагы суд карарының нотариаль расланган күчермәсе җибәрелә ", - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Игътибар! Гаризаны уллыкка алу турында суд карары үз көченә кергән яки опека һәм попечительлек органы тарафыннан опека яисә попечительлек билгеләү турында карар чыгарылган яисә баланы гаиләгә алу турында килешү төзелгән көннән башлап 6 ай эчендә бирергә кирәк.
Пособие билгеләү турындагы карар тиешле гариза кергәннән соң 5 эш көне эчендә кабул ителә. Кирәкле документлар һәм белешмәләр булмаган очракта карау срогы 20 эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин. Әгәр гаризада дөрес булмаган мәгълүматлар күрсәтелсә яки аны теркәгән көннән алып 5 эш көне эчендә кирәкле документлар тапшырылмаса, пособие билгеләүдән баш тарту турында карар кабул ителәчәк.
Агымдагы елда Татарстанда җиде мең ярым ана һәм сабый бала табу сертификатларыннан файдаландылар. Әлеге максатка медицина оешмаларына күчерелгән акча күләме 84,5 млн. сумнан артык тәшкил итә. Акча йөклелеккә һәм балалар тууга бәйле рәвештә күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләүгә юнәлдерелгән.
Бала табу сертификаты - ул йөкле хатынга бала табу , шулай ук йөклелек вакытында һәм аннан соңгы чорда күзәтү үтү өчен медицина оешмасын сайлау хокукын бирә торган документ. Электрон сертификат яшәү урыны буенча беренче тапкыр мөрәҗәгать иткәндә хатын-кызлар консультациясендә яки бала тудыру йортында формалаштырыла. Сертификатны шулай ук балага профилактик тикшерүләр үткәреләчәк балалар поликлиникасы да рәсмиләштерергә мөмкин.
Түләүне билгеләү өчен кирәкле барлык мәгълүматларны Социаль фонд автомат рәвештә ала. Әлеге исемлеккә йөкле хатынны хатын-кызлар консультациясендә исәпкә кую, бала тудыру процессының уңышлы узуы , шулай ук бер яшь тулганчы ел дәвамында балага профилактик күзәтү үткәрү буенча хезмәтләр күрсәтелү турындагы мәгълүматлар керә.
"Бала табу сертификатының электрон формасына күчү медицина хезмәткәрләренә документны тутыру процедурасын шактый гадиләштерде, ә хатын-кызларга үзләре белән кәгазь бланк йөртергә һәм күрсәтергә кирәклеген гамәлдән чыгарды", - дип билгеләде Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.