Мобилизация буенча хәрби хезмәт узуны төгәлләгән гражданнарга эш бирүче белән хезмәт килешүен кайтканнан соң өч көн эчендә яңартырга кирәк.
2022 елның октябрендә РФ Хезмәт Кодексында мобилизацияләнгән, хәрби операциядә ирекле яки контракт буенча катнашкан гражданнар белән хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү үзенчәлекләрен билгеләгән үзгәрешләр үз көченә керде.
Яңа кагыйдәләр нигезендә:
1. Россия Кораллы көчләрендә хезмәт итү чорына аларның эш урыны саклана, әмма хезмәт килешүенең (димәк, якларның бурычлары да) гамәлдә булуы вакытлыча туктатыла;
2. Хезмәткәр хезмәттә булганда, эш бирүче аның урынына башка хезмәткәр алырга һәм аның белән вакытлы килешү төзергә хокуклы;
3. Эш бирүчеләр мобилизацияләнгән хезмәткәр белән килешүне берьяклы тәртиптә өзә алмый, бу бары тик оешма ликвидацияләнгән, шәхси эшмәкәр ябылган яисә вакытлы хезмәт шартнамәсенең гамәлдә булу срогы чыккан очракта гына мөмкин.
«Хезмәт килешүе шартлары граждан эшкә кире кайткан көнне яңартыла, эшкә чыгуы хакында ул җитәкчелеккә өч эш көне алдан хәбәр итәргә тиеш. Бу мәҗбүри социаль иминиятләштерү буенча иминият тәэмин ителешен алу өчен, мәсәлән, хастаханә кәгазьләре буенча түләүләр өчен дә кирәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Вакытлыча хезмәткә яраксыз хәлгә килү датасына кеше эш бирүче белән хезмәт мөнәсәбәтләрен яңартмаган очракта аның хезмәткә яраксызлыгының электрон кәгазе түләнмәячәк, чөнки ул иминият тәэмин ителешен алу хокукын югалтачак.
2022 елдан башлап Социаль фонд гражданнарга картлык буенча иминият пенсиясенең фаразланган күләме һәм пенсия тупланмалары турында мәгълүмат бирә. Быел мондый хәбәрнамәләрне Татарстан Республикасында яшәүче 36 980 кеше, Байконур шәһәрендә яшәүче 430 граждан алган инде.
«Шуны исегезгә төшерәм: Россия Пенсия фондының Байконур шәһәре бүлеге безгә кушулы сәбәпле, 2021 елның 1 октябреннән Байконур шәһәре территориясендә пенсия һәм социаль түләүләрне исәпләү һәм билгеләү буенча барлык вәкаләтләрне Россия Пенсия фондының Татарстан бүлегенә тапшырды. Проактив хәбәрнамә тарату нәтиҗәсендә гражданнар иминият стажы, пенсия коэффициентлары саны, шулай ук тупланган шәхси пенсия коэффициентын исәпкә алып билгеләнгән пенсия күләме турында мәгълүматлар алалар. Әлеге мәгълүмат белән танышкач, кеше пенсия тупланмаларын формалаштыруга йогынты ясарга, кирәк булса, аларны арттыру буенча чаралар күрергә мөмкин», – дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез, хәбәрнамә хатын-кызга 40 яшь һәм ир-атка 45 яшь тулган көнне гражданның дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә. Алга таба мәгълүматлар өч елга бер тапкыр яңартыла.
Дәүләт хезмәтләре порталында хисап язмалары булмаган гражданнар пенсияләрен формалаштыру турында мәгълүмат белән Татарстан Социаль фондының клиентлар кабул итү хезмәтләрендә таныша алалар.
Россия Социаль фонды 80 яшькә җиткән барлык пенсионерларга картлык буенча иминият пенсиясенә теркәлгән түләүне ике тапкырга арттыра. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында мондый өстәмәләрне 140 000 артык пенсионер ала.
2023 елның 1 гыйнварыннан картлык буенча иминият пенсиясенә теркәлгән түләүнең арттырылмаган күләме 7 567, 33 сум тәшкил итә.
"Сиксән яшькә җиткән пенсионерларның барысының да теркәлгән түләүне арттыру хисабына картлык буенча югары күләмдә пенсия алу хокукы бар. Гомуми тәртип буенча исәплләнгән иминият пенсиясен алучы 80 яшьтән узган пенсионерлар өчен билгеләнгән түләү күләме ике тапкырга арта һәм 2023 елда 15 134, 66 сум тәшкил итә. Пенсия пенсионерның туган көненнән арттырыла. Моның өчен бернинди гариза да бирергә кирәкми. Социаль фонд 80 яше тулган пенсионерның пенсиясен мөстәкыйль рәвештә арттыра ", - дип аңлатты республика буенча Социаль фонд идарәчесе.
Мондый өстәмәләр картлык буенча иминият пенсиясен алучыларга гына билгеләнә. Картлык буенча социаль пенсия яки инвалидлык буенча пенсия алучыларның пенсияләрен арттыру законда каралмаган. Туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучылар да әлеге хокуктан файдалана алмый.
80 яшькә җиткән I төркем инвалидларның да теркәлгән түләүләре ике тапкыр арттырылмый, чөнки алар моңа кадәр үк пенсияләрен арттырылган күләмдә алалар. Закон буенча пенсия бер үк вакытта ике нигез буенча арттырыла алмый.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарның нинди пенсия алуларына бәйсез рәвештә үзләрен тәрбияләүче эшкә сәләтле, әмма рәсми рәвештә эшләмәүче кешегә карау буенча түләү рәсмиләштерү хокуклары бар. Карап торучы затка 1200 сум күләмендә түләү ай саен хезмәт күрсәтелә торган өлкән кешенең пенсиясе белән бергә күчерелә. Караучы кешегә хезмәт күрсәткән өчен түләүне пенсионер үзе теләге белән башкара.
Өлкән яшьтәге пенсионерны карау буенча компенсацияне рәсмиләштерү өчен гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрергә яисә Социаль фонд яки күпфункцияле үзәкнең клиентлар белән эшләү хезмәтенә килеп бирергә кирәк.
Быел Татарстанда тәрбиягә бала алган 412 гаилә Россия Социаль фондыннан бер тапкыр түләнә торган пособие алды. Әлеге максатларны тәэмин итүгә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге 11 миллион сумга якын акча күчерде.
Баланы гаиләгә тәрбиягә бирү очрагында бер тапкыр бирелә торган пособие - ул балаларны уллыкка алучылар, шулай ук аларның опекуннары, попечительләре яки тәрбиягә алган ата-аналарга күрсәтелә торган ярдәм чарасы. Аларның Россия Федерациясе гражданнары булулары һәм даими рәвештә Россия территориясендә яшәүләре зарур.
"Түләү бер тапкыр бирелә торган, ягъни фиксацияләнгән булганга, ул билгеләнгән күләмдә бирелә. Татарстанда бу сумма - 22 909,03 сум тәшкил итә. Гаилә берьюлы берничә бала алган очракта, аларның һәрберсенә пособие түләнә. Ә инде тәрбиягә инвалид бала, җиде яшьтән өлкәнрәк бала, яисә абыйлы-энеле бертуган балаларны уллыкка алган очракта у сумма 175 043,63 сум тәшкил итә», - дип ачыклык кертте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Бер тапкыр бирелә торган пособие алу өчен Социаль фондка яки күпфункцияле үзәкнең клиентлар белән эшләү хезмәтенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мөрәҗәгать итүчедән баланы уллыкка алу турында суд карарының күчермәсе генә сорала. Калган барлык кирәкле документлары фонд хезмәткәрләре ведомствоара хезмәттәшлек буенча соратып алачаклар. Гаризаны шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә яки почта аша җибәрергә мөмкин (бу очракта уллыкка алу турындагы суд карарының нотариаль расланган күчермәсе сорала).
Шунысы мөһим: гаризаны уллыкка алу турында суд карары үз көченә кергән яки опека һәм попечительлек органы тарафыннан опека яисә попечительлек билгеләү турында карар чыгарылган яисә баланы гаиләгә алу турында шартнамә төзелгән көннән башлап 6 ай эчендә бирергә кирәк. Пособие билгеләү турындагы карар тиешле гариза кабул ителгәннән соң 10 эш көне эчендә чыгарыла. Кирәкле документлар һәм белешмәләр булмаган очракта карау срогы 20 эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин. Әгәр гаризада дөрес булмаган мәгълүматлар күрсәтелсә йә аны теркәгән көннән алып 5 эш көне эчендә документлар тапшырылмаса, пособие билгеләүдән баш тарту турында карар кабул ителәчәк.
Әгәр сорауларыгыз булса, (дүшәмбе-пәнҗешәмбе 08.15 дән 17.30 га кадәр, җомга 08.15 дән 16.15 кә кадәр 8-800-1-00000-1 телефоны буенча Социаль фондка шалтырата аласыз.
Елдагыча Татарстан Социаль фонды 2022 елда алар өчен иминият кертемнәре күчерелгән 250 меңнән артык эшләүче пенсионерның пенсияләрен 1 августтан яңадан исәпли.
"Пенсия күләме билгеле бер коэффициентка арта торган традицион индексациядән аермалы буларак, август аенда яңадан исәпләү пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле. Эшләүче пенсионерларның хезмәт хакларының да, иминият кертемнәренең дә төрле булуын исәпкә алырга кирәк. Шуңа күрә августта пенсия артуы индивидуаль характер йөртә, ул 3 пенсия коэффициенты белән чикләнгән”, - дип ачыклык кертте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Иминият пенсиясеннән тыш, 1 августтан шулай ук пенсия тупланмалары хисабыннан исәпләнелүче түләүләр - тупланма пенсия, ашыгыч пенсия түләүләре һәм бер тапкыр түләнә торган түләүләр күләме дә арта.
Исегезгә төшерәбез, исәп-хисап гаризасыз гына автомат рәвештә ясала, моның өчен Социаль фондка мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Татарстан Республикасында федераль ташламага 224 654 кеше социаль хезмәтләр җыелмасын (НСУ) тулысынча яки өлешчә натураль формада куллана: бушлай дарулар, медицина әйберләре һәм дәвалау туклануы продуктлары ала, дәвалау урынына бару-кайту, түләүле шифаханәләрдә бушлай дәвалану хокукыннан файдалана .
Инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, һәлак булган (вафат булган) хәрбиләрнең гаилә әгъзалары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, радиация һәм техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар, Ленинград блокадасында яшәүчеләр, фашист лагерьларының балигъ булмаган тоткыннары федераль ташламалардан файдалану хокукына ия.
Социаль хезмәтләр җыелмасы натураль формада ташлама ияләренә айлык акчалата түләү билгеләгәндә (ЕДВ) бирелә. Аларның, ташламадан акчалата файдалану вариантын рәсмиләштереп, аена 1 469,74 сум акча алу формасына үзгәртү хокукы бар.
Акчалата эквивалентның зурлыгы натураль хезмәт күрсәтү күләменә тәңгәл килмәскә мөмкин. Мәсәлән, дарулар, юлламалар һәм юл йөрү чыгымнары ташлама иясенә кирәкле күләмдә түләүсез бирелә. Ә менә натураль ташламаларны акчалата эквивалент белән алмаштырганда, алар тиешле ташламалар өчен каралган суммада гына биреләчәк (1132,03 сум - дару препаратлары, медицина эшләнмәләре һәм дәвалау туклануы продуктлары өчен; төп авыруларны профилактикалау өчен шифаханә-курорт дәвалануына юллама өчен - 175,12 сум; 162,59 сум - шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү өчен, шулай ук дәвалану урынына шәһәрара транспортта бару һәм кире кайту өчен).
"Социаль хезмәтләр җыелмасын акчага өлешчә дә, тулысынча да алыштырырга мөмкин. Әмма ташламаны табигый формада алу күпчелек очракта отышлырак булуын исәпкә алырга кирәк. Бу, мәсәлән, пенсионерга кыйммәтле дарулар таләп ителгән очракларга кагыла. Социаль ярдәм чараларын натураль яки акчалата формада алу вариантлары ташламадан файдаланучылар үзләре өчен уңайлы тәэмин итү форматын сайлап алсын өчен каралган. Процесс шактый гади. Моның өчен 1 октябрьгә кадәр дәүләт хезмәтләре порталында, Социаль фондның клиент хезмәтендә яисә күпфункцияле үзәктә шәхси кабинет аша гариза бирергә кирәк. Киләсе елның 1 гыйнварыннан ташлама хезмәте гаризада билгеләгән вариантта күрсәтелә башлый», - дип искәртте федераль ташламалардан файдаланучыларга Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Ел башыннан Социаль фонд инвалид балалары булган ата-аналарга өстәмә ял көннәре өчен якынча 95,2 млн. сум акча түләгән. Айга дүрт көн тәшкил иткән мини-отпуск ата-аналарга, опекуннарга һәм попечительләргә бу көннәрне инвалид баланы тәрбияләүгә багышлый алсын өчен бирелә. Гомумән алганда, әти-әниләргә ял көне өчен акча түләнгән.
Өстәмә яллар сорап язылган гариза эш бирүчегә тапшырыла. Көннәрне берьюлы рәттән яки ай дәвамында төрле даталар буенча бүлеп алырга мөмкин. Файдаланылмаган ташламалы көннәр киләсе айга күчерелми.
"Сентябрьдән өстәмә ял көннәрен уңайлырак форматта кулланырга мөмкин булачак. Ата-аналар, файдаланылмаган ял көннәрен җыеп бару мөмкинлегеннән файдаланып, 24 көнлек өстәмә ялны бала карауга багышлый алачаклар", - дип ачыклык кертте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд идарәчесе Эдуард Вафин.
Хезмәткәр эш бирүче белән яллар датасын килештерергә һәм кадрлар бүлегенә тиешле гариза бирергә тиеш була. Хәзерге вакытта агымдагы айда файдаланылмаган ял көннәре кушылмый һәм киләсе айга күчерелми.
Бердәм пособие турындагы закон үз көченә кергәннән бирле әлеге ярдәм чарасы 81 908 баланың әти-әниләренә һәм 3412 йөкле хатын-кызга билгеләнде. Пособие түләү өчен бүлек гаиләләргә 3,806 млн сумнан артык акча күчерде.
Социаль фонд пособиене социаль казначылык форматында билгели. Димәк, ата-аналарга түләү алу өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирү җитә. Калган белешмәләр ведомствоара хезмәттәшлек аша тикшерелә. Шунысын да искәртү урынлы, бер гаризада 17 яшькә кадәрге барлык балаларны да күрсәтергә һәм шул рәвешле һәр балага түләүләрне рәсмиләштерергә мөмкин.
Бердәм пособие мохтаҗ гаиләләргә ярдәм йөзеннән элек гамәлдә булган кайбер ярдәм чараларын -беренче һәм өченче балага 3 яшькә кадәр ай саен бирелә торган түләүне, 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге балаларга һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләрне, шулай ук йөкле хатыннарга ай саен бирелә торган пособиене алыштырды.
Бердәм пособиегә акрынлап күчү барышында гаиләләр билгеләнгән пособиеләрне алу вакыты узганчы барлык санап үтелгән түләүләрне алуны дәвам итәләр. Шул ук вакытта ата-аналар теләсә кайсы вакытта бердәм пособиегә күчәргә мөмкин. Мәсәлән, беренче балага түләү буенча. Хәзер ул бердәм пособиегә керә һәм яңа кагыйдәләр буенча рәсмиләштерелә. Шул ук вакытта, 2023 елга кадәр туган балалар өчен ата-аналар гамәлдә булган шартлар буенча түләүне бала 3 яшькә җиткәнче ала алалар. Ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге 2022 елның ахырына кадәр туган 8662 меңнән артык беренче балага пособие рәсмиләштерде. Түләү суммасы 124 млн сумнан артып киткән.
Исегезгә төшерәбез, бердәм пособие рәсмиләштерү өчен балалар һәм ата-аналар Россия гражданнары булырга һәм даими рәвештә Россиядә яшәргә тиеш. Түләү билгеләнгәндә, гаиләнең керемнәре һәм мөлкәте комплекслы бәяләнә, шулай ук ата-ананың мәшгульлеге яисә эшләмәүләренең объектив сәбәпләре исәпкә алына.
Социаль фондның кайбер балалар түләүләре ата-аналарның банктагы счётларына бер көндә- һәр айның өченче көнендә алдагы ай өчен күчерелә.
3 июльдә ата-аналарның кредит оешмаларындагы счетларына түбәндәге төр пособиеләр керәчәк:
- 17 яшькә кадәрге балаларга һәм йөкле хатыннарга бердәм пособие;
- эшләмәүче ата-аналарга 1,5 яшькә кадәр баланы карау буенча пособие;
- беренче бала тууга бәйле рәвештә 3 яшькә кадәр түләү;
- чакырылыш буенча хәрби хезмәткәрнең баласына пособие;
- 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга (элек билгеләнгән) пособие.
Шунысын искәртү урынлы! Түләүләр көн дәвамында күчерелә. Пособие счётка иртән кермәгән очракта акча керүне көн азагына кадәр көтәргә кирәк.
Әгәр түләүләрне китерү ысулы буларак Россия почтасы сайланган булса, айлык пособиеләр конкрет почта бүлекчәсенең эш графигына бәйле рәвештә һәр айның өчесеннән 22сенә кадәр китерелә.
Шул ук вакытта социаль яклау органнары тарафыннан балалар пособиеләрен түләү Социаль фондтан аермалы даталарда гамәлгә ашырыла.
2023 елда Татарстанда 9 942 гаилә торак шартларын яхшырту өчен ана капиталыннан файдаланган. Әлеге максатларны тәэмин итүгә Россия Социаль фонды бүлеге кредит учреждениеләре, төзүчеләр, торак кооперативлары һәм физик затлар счетларына 5,9 миллиард сум акча күчерде. Бу - ана капиталын куллануның иң популяр юнәлешләренең берсе, әлеге мөмкинлектән сертификат хуҗаларының 90% диярлек файдаланган.
Ана капиталын түбәндәге максатларда кулланырга мөмкин:
- төзелештә өлешле катнашу килешүен түләү;
- индивидуаль торак төзелеше объектларын (ИЖС) төзү яисә реконструкцияләү;
-шәхси торак объектын төзегән яки реконструкцияләгән өчен чыгымнарны компенсацияләү;
- торак сатып алуга яисә төзүгә кредит, шул исәптән ипотека кредиты алганда беренчел кертем түләү;
- торак сатып алуга яисә төзүгә элек бирелгән кредит яисә заемнар буенча төп бурыч яисә процентлар түләү;
-сертификат хуҗасы торак, торак-төзелеш, торак туплау кооперативында катнашкан очракта кооперативка керү яисә пай взносын түләү хисабына түләү кертү.
"Сертификат акчасын торак сатып алу яки төзү максатында файдаланганда, өченче затларның ана капиталын акчага әйләдереп бирүгә кагылышлы тәкъдимнәрен кабул итмәскә киңәш итәм. Мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче 3 яше тулмаган балаларга ай саен түләнә торган акчаны исәпкә алмаганда, ана капиталын теләсә нинди юл белән акчалата алу - закон кысаларыннан тыш башкарылган гамәл", - дип искәртте ТР буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Шунысын искәртеп үтү урынлы, 2020 елның апреленнән башлап ана капиталын кредит акчаларын җәлеп итү юлы белән торак шартларын яхшыртуга юнәлдерү турындагы гаризаны турыдан-туры кредит рәсмиләштерелә торган банкта бирергә мөмкин. Банклар гаризаларны һәм документлардан кирәкле мәгълүматларны Социаль фондка электрон каналлар буенча тапшыралар.