ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2024 ел
дүшәмбе

2024 елның 2 августында Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин элек производствода зыян күргән 25 кешегә автомобиль ачкычлары тапшырды.

Татарстан Социаль фонд бүлеге тарафыннан автомобильләр сатып алу һәм бирү - хезмәт эшчәнлеге чорында бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән яисә һөнәри авырулар алган гражданнарны медицина, һөнәри һәм социаль реабилитацияләүнең бер төре ул.

Транспорт чарасын алуның төп шарты - гражданинның тиешле медицина күрсәткечләре булу, шулай ук медик-социаль экспертиза бюросы тәкъдимнәрендә һәм зыян күрүчене (ПРП) реабилитацияләү программасында билгеле бер модификациядәге машина йөртергә ярамаган күрсәтмәләре булмау.

«Автомобильләр аны алучыларның сәламәтлеге һәм физик мөмкинлекләре үзенчәлекләрен исәпкә алып махсус җайлаштырылган һәм җиһазландырылган. Мондый дәүләт ярдәме белән зыян күрүчеләрнең күбесе актив яшәү рәвеше алып бара, күпләр һөнәри эшчәнлеккә кире кайта», -дип сөйләде Социаль фондның Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Автомобиль җиде елга бер тапкыр бирелә һәм машина алучының милке итеп рәсмиләштерелә.  Социаль фондның Татарстан бүлеге квартал саен агымдагы ремонт һәм ягулык-майлау материаллары чыгымнарын кайтара, шулай ук транспорттан файдалану чорында бер тапкыр үткәрергә мөмкин булган капиталь ремонт ясау чыгымнарын компенсацияли. Дәүләт контрактлары буенча автомобильләр бирү - производствода зыян күрүчеләрне  социаль һәм һөнәри өлкәдә максималь тулы реинтеграцияләүгә юнәлдерелгән.


1
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

        1 августта Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге 2023 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләренә гариза кабул итмичә генә кабат исәпләү үткәрә. Үзгәрешләр,  алар өчен узган елда эш бирүчеләр иминият кертемнәрен түләгән очракта,  картлык һәм инвалидлык буенча пенсия алучыларның барысына да кагылачак.

       Узган елда кешенең шәхси счетына пенсия билгеләгәндә исәпкә алынмаган акчалар кергән булса, туендыручысын югалту буенча пенсияләр дә арттырылачак.

       Пенсияләрнең арту күләме пенсионерның хезмәт хакына бәйле: ул никадәр югарырак булса, пенсия дә шулкадәр күбрәк артачак. Максималь  артым  өч пенсия коэффициентын тәшкил итә. Шәхси пенсия коэффициентының(ИПК) күпме тупланган булуын шәхси счеттан өземтә алып карарга була, аны дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша соратып алырга мөмкин.

       Пенсияләрнең ел дәвамында барлык планлы арттырулары кебек үк, августтагысы да автомат рәвештә яңадан исәпләнә, шуңа күрә пенсионерларга яңа күләмдә түләүләр алу өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Татарстанлыларга август аенда пенсия арттырылган күләмдә  стандарт график буенча күчереләчәк.

       «2025 елдан Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге барлык эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүне яңартачак. Алар өчен индексация эшләмәүче пенсионерлар белән беррәттән узган елгы инфляцияне исәпкә алып гомуми нигезләрдә үткәреләчәк. Индексация, 2016-2024 елларда булган арттыруларны исәпкә алып, пенсия

суммасына ясалачак. Бу- эшләүче пенсионерлар өчен пенсияләрне индексацияләү теркәлеп барылган, әмма түләнмәгән чор. Мәсәлән, эшләүче пенсионерның пенсиясе 17,4 мең сум тәшкил итә. Узган өч ел эчендә ясалган индексацияләрне исәпкә алып теркәлгән пенсия 23,4 мең сум тәшкил итә. Бу- пенсионерның шәхси счетында исәпкә алынган югарырак күләм, һәм индексация нәкъ менә аның буенча саналачак. Ә  арттыру пенсионер хәзер кулына ала торган пенсиягә- 17,4 мең сумга  билгеләнә. Пенсионер эшләүдән туктагач, аның индексация хисабына арттырылган  пенсиясе, теркәлеп барылган барлык өстәмәләрне кушып арттырылачак», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.

       Шул ук телефон номеры буенча Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең барлык клиент хезмәтләренә кабул итүгә язылырга мөмкин.


26
июль, 2024 ел
җомга

Һәр иминиятләштерүче производствода җәрәхәтләнү һәм һөнәри авыруларны киметү чараларын гамәлгә ашыруга тотылган чыгымнарны мәҗбүри социаль иминият чаралары исәбеннән киметә ала. 2024 елда Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә хезмәтне саклау чыгымнарын компенсацияләүне сорап  716 эш бирүче мөрәҗәгать иткән инде.

        Эш бирүчеләр кисәтү чараларын финанслауны үз акчалары хисабына гамәлгә ашыралар, ә аннары,  чыгымнарны кайтаруны сорап, Социаль фондка мөрәҗәгать итәләр. Компенсация алу өчен 1 августка кадәр Татарстан Социаль фонды бүлегенең клиент хезмәтенә тиешле гариза бирергә, ә инде кисәтү чаралары башкарылганнан соң, күрсәтелгән максатларга тотылган чыгымнар турында 15 декабрьгә кадәр хисап бирергә кирәк. Гаризаны һәм документлар пакетын дәүләт хезмәтләре порталында, почта аша, шулай ук Татарстан Социаль фонды бүлегенең клиент хезмәтләрендә шәхси кабул итү барышында бирергә мөмкин.

         "Кагыйдәләр нигезендә, эш бирүче җитештерүдә бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан узган календарь ел өчен исәпләнгән иминият кертемнәре суммасының 20% ына кадәр кайтара ала.  Иминләштерүче пенсия алды һәм пенсия яшендәге хезмәткәрләрне шифаханә-курорт дәвалавына өстәмә чыгымнар тоткан очракта  компенсация күләме 30% ка кадәр арттырылырга мөмкин. Компенсация алу өчен эш бирүченең иминият кертемнәре,  пенялар һәм штрафлар буенча бурычлары булмаска тиеш. 2023 елда Татарстан Республикасында 1608 оешма  әлеге мөмкинлектән файдаланды», - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге  идарәчесе Эдуард Вафин.

        2024 елда төбәк иминиятчеләре социаль иминият чараларын 17 юнәлеш  буенча җибәрергә хокуклы. Татарстан эш бирүчеләре арасында 2023 елда түбәндәге юнәлешләргә аеруча  ихтыяҗ  зур булды:

 - хезмәткәрләргә мәҗбүри медицина тикшерүе үткәрү (2023 елда 114.1 млн. сум),

 - пенсия алды (пенсия яшендәге) яшендәге хезмәткәрләрнең шифаханә-курорт дәвалануына (2023 елда 190,7 млн. сум);

 - сертификацияләнгән индивидуаль яклау чараларын сатып алу (2023 елда 171,5 млн. сум);

 - хезмәт шартларын махсус  бәяләүне үткәрү (2023 елда 24,8 млн. сум).

         Агымдагы елның 19  мартыннан көченә кергән 123н Приказы нигезендә быелдан башлап  иминиятчеләрнең һөнәри куркынычларны бәяләү чыгымнарын компенсацияләү мөмкинлеге барлыкка килде.

         Гаризаны карау статусын  Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге сайтының «Страховательләргә» бүлегендә тикшерергә мөмкин.

 Иминиятләштерүчеләр өчен региональ контакт-үзәк телефоны: 8 (843) 279-27-66.

 


23
июль, 2024 ел
сишәмбе

2024 ел башыннан Татарстанда 1898 гаилә , ана капиталы хисабына торак төзү яки сатып алу өчен заем бирүләрен сорап ,  турыдан-туры банкларга мөрәҗәгать иткән.

Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга  бала тууга (уллыкка алуга) бәйле  дәүләт ярдәменең өстәмә чараларына хокук барлыкка килгән балага өч яшь тулгач кына файдаланырга мөмкин. Торак кредиты яисә заем буенча беренче кертемне түләү, шулай ук ана капиталы акчаларын торак кредитларын һәм заемнарын каплауга җибәрү искәрмә булып тора. Мондый  очракта ана капиталыннан бала тууга (уллыкка алуга) бәйле  дәүләт ярдәменең өстәмә чараларына хокукы барлыкка килгән бала туганнан соң ук файдаланырга мөмкин.Исегезгә төшерәбез, ана капиталы акчаларын файдалану турында гариза баланың тууына (уллыкка алынуына) бәйле рәвештә дәүләт ярдәменең өстәмә чараларына хокук барлыкка килгән көннән соң теләсә кайсы вакытта бирелергә мөмкин.

«Ана капиталы акчасын файдалану буенча республикада иң популяр юнәлешләрнең берсе - элеккечә торак шартларын яхшырту, әлеге мөмкинлектән программа тормышка ашырыла  башлаганнан бирле 300 меңнән артык татарстанлы файдаланды. Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга файдалану турында гаризаны кредит учреждениесендә үк бирү бик уңайлы. Бу очракта гаиләнең клиент хезмәтләренә мөрәҗәгать итү өчен кирәк булган вакытны туганнарына һәм якыннарына багышлау мөмкинлеге бар. Шул ук вакытта теләгән  очракта күпфункцияле үзәк офисларында яисә фондның клиент хезмәтләрендә гариза бирү мөмкинлеге дә саклана,” - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Ана капиталы программасы Россиядә 2007 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә. Элек дәүләтнең әлеге ярдәменә ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр дәгъва итә ала иде. 2020 елдан мондый хокук бер балалы гаиләләргә дә бирелде.

Гаилә әлегә кадәр  сертификат алмаган булса,  2024 елда икенче балага ана капиталы  833 024,74 сум тәшкил итә. Ягъни беренче балага- 630 380,78,  икенче яки аннан соңгы балаларга 202 643, 96 сум.


17
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Электрон сертификат – инвалидлыгы булган кешеләргә реабилитацияләүнең техник чараларын (ТСР) өйдән чыкмыйча гына сатып алырга мөмкинлек бирә торган түләү инструменты ул. Сертификаттан файдаланып, протез, коляска, ишетү аппараты һәм башка техник чаралар сатып алырга мөмкин.
 Бу- социаль тәэминатның бердәм дәүләт мәгълүмат системасы ЕГИССОда мәгълүмат  теркәлә торган реестр язмасы. Сертификат Россиянең теләсә кайсы банкы "МИР" түләү системасының банк картасына бәйле.

Сертификатны куллану срогы чикләнгән: ул  бер ел, ә көн саен кирәкле куллану чаралары (подгузниклар, биләүләр, кало-мочеприемникларның махсус чаралары) өчен 3 ай тәшкил итә.
"Электрон сертификатны гамәлгә кертүнең төп идеясе - тернәкләндерү чараларына максатчан акча, фактта аларны сатып алуга аванс бирү. Моңа кадәр Социаль фонд инвалидлыгы булган кешеләргә чыгымнарны техник чара сатып алганнан соң гына компенсацияләде. Мондый мөмкинлектән  гражданнар хәзер дә файдалана алалар,ә  электрон сертификат техник чаралар өчен тиз арада түләүне гарантияли», - дип билгеләп үтте брифингта Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге идарәчесе урынбасары Айсылу Пилина.

Сертификаттан  реабилитация һәм абилитацияләүнең (ИПРА) индивидуаль программасы яки производствода бәхетсезлек очрагы һәм һөнәри авыру нәтиҗәсендә зыян күрүчене реабилитацияләү программасы булган инвалидлар файдалана ала. Программа медик-социаль экспертиза федераль дәүләт учреждениесе тарафыннан эшләнә.

Сертификат алу өчен дәүләт хезмәтләре порталында яки күпфункцияле үзәк аша гариза бирү зарур. Гариза биргәндә,  шәхесне таныклый торган документ һәм "Мир" картасы бәйләнгән банк счеты реквизитларын күрсәтергә кирәк.

Медик-социаль экспертиза нәтиҗәләре буенча инвалидлык төркеме бирелгән очракта техник реабилитация чараларын инвалидны реабилитацияләү программасы буенча билгелиләр. ИПРАда медицина процедуралары, кирәкле техник реабилитацияләү чаралары һәм башка детальләр буенча барлык табиб киңәшләре язылган. ИПРАны медик-социаль экспертиза бюросы бирә.

Электрон сертификат гариза биргәннән соң биш эш көне дәвамында рәсмиләштелә, аның турында мәгълүмат "Дәүләт хезмәтләре" шәхси кабинетына урнаштырыла.

«Электрон сертификат инвалидның теләге буенча рәсмиләштерелә. Шуны да аңлау зарур : сертификат Социаль фонд бүлегендә теркәлгәннән соң, сертификатны активлаштыру датасыннан башлап куллану чорына техник чаралар белән тәэмин ителгән, дигән тамга куелачак», - дип ачыклык кертте Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге идарәчесе урынбасары Айсылу Пилина Татар-информ брифингында.

Электрон сертификат номиналы аны сатып алу вакытына  товарның иң кыйммәт бәясе белән билгеләнә. Бу  бәяне Социаль фонд бүлеге конкрет төбәктә шундый ук товарларга соңгы башкарылган дәүләт контракты нәтиҗәләре буенча билгели.
 Гражданин кибеттә үз акчаларын өстәп сертификат номиналыннан  кыйммәтрәк бәягә товар сатып ала ала, ләкин  аңа  өстәп тотылган акча компенсацияләнми.

 Әйтик, ИПРА программасы буенча  инвалидны трость белән тәэмин итү каралган. Сертификат хуҗасы аны сату ноктасында сертификат номиналыннан кыйммәтрәк бәягә тапкан. Соңгы дәүләт контракты буенча эшләнмәнең бәясе 700 сум, ә сату ноктасында ул 850 сум тора. Бу очракта гражданин мөстәкыйль рәвештә 150 сумлык аерманы өстәп түләргә тиеш була. 
Кулланучы өчен сатып алу процессы банк картасы белән түләүгә охшаган һәм сайланган товар өчен шунда ук түләргә мөмкинлек бирә. Сатучыга акча турыдан-туры банк-эквайер аша килә», - дип билгеләп үтте Социаль фонд бүлекчәсе  идарәчесе урынбасары Айсылу Пилина.

Электрон сертификат буенча алырга мөмкин товарлар исемлеге
 Бу трость, култык таяклары һәм терәкләр; кресло-коляскалар; абсорбацияләүче  әйберләр һәм подгузниклар; ишетү аппаратлары, ортопедик аяк киеме һәм тагын 190 төрдәге реабилитация чаралары булырга мөмкин. Исемлек вакыт-вакыт яңартыла һәм яңа позицияләр белән тулыландырыла. Эшләнмәләрнең бәясе дә яңа башкарылган дәүләт контрактларын исәпкә алып үзгәртелә.

Электрон сертификатка ия булучы инвалид Социаль фонд формалаштырган Каталогтан техник реабилитация чарасын мөстәкыйль рәвештә сайлый ала. Каталогта техник чараның  фотосурәтләре, төгәл тасвирлавы һәм сату нокталарының исемлеге бар. Каталог сәүдә нокталарын кушылу хисабына тулылана. Шул ук Каталогта электрон сертификат номиналын да тикшерергә мөмкин. Каталог белән Россия Социаль фондының рәсми сайтының Инвалидлыгы булган кешеләр һәм Тернәкләндерүнең техник чаралары вкладкаларында  танышырга мөмкин, монда Реабилитацияләүнең техник чаралары Каталогы һәм электрон сертификатлар кабул итә торган кибетләр урнаштырылган.

“Фондның дәүләт электрон хезмәтләреннән файдаланучы алдынгы карашлы татарстанлыларның  елдан-ел арта  баруы сөендерә. Инвалидлыгы булган кешеләр билгеләп үткәнчә, реабилитациянең техник чараларын сатып алу өчен заманча инструмент буларак, сертификат чыннан да уңайлы. Бүгенге көндә электрон сертификаттан 4,5 мең граждан файдаланды», - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының республика буенча бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Айсылу Пилина Татар-информ брифингында.

Реабилитацияләү чараларын мөстәкыйль сатып алыр алган очракта  электрон сертификатның  өстенлеге шунда - гаризаны өйдән чыкмыйча, дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырырга һәм интернет-кибеттә файдаланырга мөмкин.

Моннан тыш, сертификатны рәсмиләштерү турында карар 5 эш көне дәвамында кабул ителә, шуннан соң МИР картасында акчаларны резервлау өчен бары берничә көн кирәк булачак. Сертификат ярдәмендә инвалидлыгы булган кешеләр үзләренә яраклы һәм  үзләренә ошаган тернәкләндерү чарасын сайлый алалар(иң мөһиме, ул ИПРА яки ПРП программасы тарафыннан тәкъдим ителгән булсын).


4
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

        2024 ел башыннан Татарстанның 8 200 гаиләсе бала тугач бер тапкыр бирелә торган түләү алды. Пособие   гаиләнең керем дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә эшләүчеләргә дә, эшләмәүче ата-аналарга да һәр бала өчен  түләнә.Аның күләме 2024 елның 1 февраленнән 24 604 сум тәшкил итә.

       

         Рәсми рәвештә эшләүче әнигә пособие ЗАГСның бала туу турында реестры мәгълүматлары нигезендә  билгеләнә.  Гаиләдә бары тик әти генә эшләгән очракта, пособие алу өчен аңа үзенең эш бирүчесенә бала туу турындагы таныклыкны тапшырырга  кирәк. Әгәр ата-аналарның икесе дә рәсми рәвештә эшкә урнаштырылмаган икән, түләү билгеләүгә гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталында рәсмиләштерергә мөмкин. Гариза Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтендә  яки күпфункцияле үзәктә  дә кабул ителә. Пособиене шулай ук баланың опекуннары, уллыкка алучылары яки тәрбиягә алган ата-аналары да ала ала.

     

          "Бер тапкыр бирелә торган пособие билгеләү өчен кирәкле белешмәләрне безнең  фонд бүлеге ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында ала. Пособие  билгеләү турындагы карар 10 эш көне дәвамында чыгарыла, түләүләр уңай карар чыгарылганнан соң 5 эш көне эчендә килә ", - дип искә төшерде Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.


3
июль, 2024 ел
чәршәмбе

 Ел башыннан  Татарстанда яшәүче 2 307 кеше өстәмә гамәлләрсез һәм раслаучы документлар тапшырмыйча гына Дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә автомат режимда картлык буенча пенсия рәсмиләштергән. Моңа Социаль фондның барлык төп мәгълүматлар тупланган мәгълүмат системасы ярдәмендә ирешелде.

 Мондый форматта пенсия билгеләү өчен гражданның шәхси счетында хезмәт эшчәнлегенең барлык чорлары, эш бирүче тарафыннан түләнгән иминият кертемнәре, пенсия күләме турыдан-туры бәйле стаж һәм индивидуаль пенсия коэффициентлары турында белешмәләр булу мөһим.

Хезмәт эшчәнлеге турында белешмәләрнең тулылыгын Дәүләт хезмәтләре порталында яисә Татарстан Республикасы буенча Социаль  фонд бүлегенең клиент хезмәтендә шәхси счет торышы турында чыгарылмага заказ биреп тикшерергә мөмкин. Эшчәнлек турында белешмәләр тулы булмаган очракта, гражданнар,төшеп калган чор өчен стажны һәм хезмәт хакын раслый торган документларны тапшырып,  шәхси счетны  корректировкалау турында гариза бирә алалар.

«Вакытыннан алда әзерлек эшләре алып бару кысаларында безнең белгечләр  гражданинның шәхси лицевой счётын мөмкин кадәр тулырак итү буенча барлык чаралар комплексын уздыралар - архивларга запрослар җибәрәләр, эш бирүчеләрнең хезмәткәрләрнең шәхси счетларын төгәл һәм тулы алып баруларын контрольдә тоталар. Әгәр барлык мәгълүматлар дөрес  һәм тулы булса, иминият пенсиясе билгеләү өчен өстәмә документлар кирәк булмаячак. Бары пенсия яше җиткәнче бер ай алдан картлык буенча хезмәт пенсиясе билгеләү турында гариза бирү дә җитә,” - дип ачыклык кертте Татарстан буенча Социаль фонд бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Исегезгә төшерәбез, 2024 елда картлык буенча иминият пенсиясенә 58 яшькә җиткән хатын-кызлар һәм 63 яшь тулган ир-атлар чыга ала. 15 ел иминият стажы һәм 28,2 пенсия коэффициенты булу мәҗбүри шарт булып тора.

 

 


18
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Республикада үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче  8 360 кеше  булачак пенсияләрен мөстәкыйль рәвештә формалаштыру өчен Социаль фондның  Татарстан бүлеге белән мәҗбүри пенсия иминләштерүе буенча ирекле хокук мөнәсәбәтләренә керде.

 Һөнәри керемгә салым түләүче үзмәшгуль  гражданнар мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә иминият кертемнәрен түләүчеләр булып тормый, ә үзмәшгуль сыйфатында  эшләү чоры пенсия исәпләгәндә исәпкә алынмый. Шуңа күрә пенсия хокукларын формалаштыру өчен аларга Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килешү төзергә, ирекле пенсия иминияте программасында катнашырга һәм булачак пенсияләренә кертемнәрне ирекле рәвештә күчереп барырга кирәк. Моның өчен Социаль фонд бүлегенә  гариза бирергә һәм взносларны түли башларга кирәк.

Иминият кертемнәрен теләсә нинди күләмдә түләргә мөмкин, әмма 2024 елда ул 406 391,04 сумнан  артырга тиеш түгел. Кертемнәрне максималь суммада түләү  8,3022 шәхси пенсия коэффициентын формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Взносларны берьюлы тулысынча да, өлешләргә бүлеп тә күчерергә мөмкин.

"Иминият стажын формалаштырганда, түләнгән иминият кертемнәренең гомуми суммасы фиксацияләнгән күләмнән,  ягъни 49 500 сумнан ким булмаска тиешлеген исәпкә алырга кирәк. Шул очракта гына иминият стажына тулы иминият елы исәпләнәчәк. Түләнгән сумма теркәлгән күләмнән кимрәк булса, иминият стажына түләнгән иминият кертемнәренә пропорциональ чор гына кертеп исәпләнелә. Взносларны агымдагы календарь елның 31 декабренә кадәр кетеп өлгерергә  кирәк», - дип ачыклык кертте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд  бүлеге белән ирекле хокук мөнәсәбәтләренә керү өчен үзмәшгуль гражданнар яшәү урыны буенча  фондның клиентлар белән эшләү хезмәтенә гариза бирергә тиеш.


7
июнь, 2024 ел
җомга

80 яшь тулган өлкән яшьтәге пенсионерлар картлык буенча хезмәт пенсиясенә югары  фиксацияләнгән  түләү ала. Татарстан Республикасында әлеге категориягә караган пенсионерлар барлыгы 90 156.

Фиксацияләнгән түләү - иминият пенсиясенең дәүләт тарафыннан гарантияләнгән бер өлеше . Ул стажга һәм түләнгән иминият кертемнәре суммасына бәйле түгел. 2024 елда иминият пенсиясенә  теркәлгән түләү күләме- 8 134 сум. Пенсионерга 80 яшь тулгач, бу түләү ике тапкыр арта һәм  аена 16 269 сум тәшкил итә  .

Пенсия  арттырылган күләмдә пенсионер 80 яшькә җиткәннән соң проактив режимда  билгеләнә һәм   икенче айдан түләнә башлый.

«Пенсиягә фиксацияләнгән өстәмә түләү ике нигез буенча: пенсионер 80 яшькә җиткәч яисә авыру кешегә I төркем инвалидлык бирелгән очракта билгеләнә. Шуңа күрә  I төркем инвалидлыгы булган кешеләргә 80 яшь тулгач, аларның иминият пенсиясенә фиксацияләнгән югары  түләү билгеләнми, ягъни  пенсияләре арттырылмый. Чөнки әлеге категориягә караган пенсионерлар арттырылган пенсияне инвалидлыкка бәйле рәвештә алалар инде», - дип ачыклык кертте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.


22
май, 2024 ел
чәршәмбе

 Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге медицина күрсәткечләре буенча транспорт чараларын кулланучы 388 татарстанлыга ОСАГО полисы бәясен компенсацияләгән.

 Исегезгә төшерәбез, автомобильдән реабилитация яки абилитация программасы (ИПРА) нигезендә файдаланучы инвалидлар, шул исәптән инвалидлыгы булган балалар да мәҗбүри автоиминият полисы бәясенең 50% ын каплау хокукына ия.

 Түләү елына бер тапкыр гамәлдәге ОСАГО полисы буенча,  анда инвалидның үзен яисә аның законлы вәкилен дә кертеп, өч машина йөртүчедән артык  кеше күрсәтелмәгән очракта бирелә.

 Мәҗбүри иминият шартнамәсе төзегәндә, СНИЛС турында белешмәләр тапшырылган булса, компенсация , Социаль фондның төбәк бүлегенә федераль мәгълүмат системаларыннан керүче белешмәләргә нигезләнеп, гариза кабул итмичә генә  билгеләнә. Түләү билгеләнгән датадан башлап 3 эш көне дәвамында гражданга хәбәрнамә җибәрелә.

 

 Инвалид мондый хәбәрнамә алмаган очракта, аңа ОСАГО полисы бәясен компенсацияләүне сорап  гариза бирергә кирәк.Гаризаны полисның гамәлдә булу срогы дәвамында дәүләт хезмәтләре порталында,  яшәү урыны буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтендә яки күпфункцияле үзәкләрдә тапшырырга мөмкин.

Акча Социаль фонд чыгымнарны каплау турында карар кабул иткәннән соң 5 эш көне эчендә түләнә.

 

Сорауларыгыз булган очракта сез,  8 800 100 00 01 телефоны аша шалтыратып (шалтырату бушлай), Татарстан Социаль фонды бүлегенең контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз.

 Моннан тыш, ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүмат Социаль фонд  сайтында һәм фонд бүлеге рәсми аккаунтларының ВКонтакте, Телеграм ,Одноклассники социаль челтәрләрендә да  урнаштырылган.

 

 

 

_______________________________________________________________________________


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International