Гамәлдәге законнар җыелмасына кертелгән үзгәрешьләр буенча гражданнар шәхсән үзләре тапшырганнан тыш башка ысул белән бирелгән гаризаларны караганда каршы килү яисә кире кагу хокукыннан файдалана алалар (ул Роосия Пенсия фонды яисә гарантияләү системасына караган дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды булырга мөмкин). Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Шулай итеп башка ысул белән тапшырылган гаризалар каралмаячак.
Пенсия тупланмалары иясе, теләгән очракта Пенсия фонды органнарына “тыю турында хәбәрнамәне” кире алу турында гариза биреп, бу тыюны кире ала ала. Пенсия тупланмаларының һәр иясе әлеге хокуктан файдалана ала.
Мондый эчтәлектәге хәбәрнамәне гражданнар Пенсия фонды органнарына үзләре килеп бирә яисә нотариаль рәвештә расланган ышаныч кәгазе буенча башка кеше аша тапшыра ала.
Исегезгә төшерәбез, дәүләтнеке булмаган Пенсия фондларының гражданнар белән мәҗбүри пенсия иминиятләштерү турында килешү төзү өчен арадашчылар хезмәтеннән файдалану да тыела. Дәүләтнеке булмаган Пенсия фондлары да мәҗбүри иминиятләштерү кысаларында пенсия тупланмалары акчаларын күчерү мәсьәләләре буенча гражданнар белән турыдан-туры эшләргә тиешләр.
Үзгәрешләр гражданнарның хокукларын яклау һәм аларның акчаларын законсыз рәвештә күчерүне кисәтү юнәлешендә өстәмә чара буларак кертелә.
Хәзерге вакытта гражданнар биш елга бер тапкыр үзләренең пенсия тупланмалары белән идарә итүче иминиятләштерүче кампанияне (Пенсия фонды яисә дәүләтнеке булмаган Пенсия фонды) инвестиция керемен югалтмыйча алыштыра ала, күчерү турындагы гаризаны клиентлар белән эшләү бүлегенә килеп яисә нотариаль рәвештә расланган ышаныч кәгазе белән башка кеше аша, шулай ук файдаланып дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта ташырырга мөмкин. Күчү билгеләнгән вакыттан алдарак башкарылган очракта моңа кадәр күчкәннән яисә соңгы бишьеллык исәбеннән соң жыелган керем юкка чыга.
Пенсия тупланмаларының кайда иминиятләштерелгәнен дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта яисә Пенсия фонды сайтында карап була. Шәхси лицевой счет торышы турындагы мәгълүматны да шуннан соратып алырга мөмкин . Әлеге счетта пенсия тупланмалары белән идарә итүче идарәче, шулай ук инвестициясе кереме күләме турында мәгълүмат та бар.
Россия Пенсия фондының сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!
Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлекчәсе искәрткәнчә, пенсияне арттыру ел дәвамында, әйтик, 1 октябрьгә кадәр, 80 яшькә җитү, төньякта стаж алу яки эштән азат итү кебек вакыйгалар белән бәйле рәвештә, теркәлү датасына бәйле түгел һәм тиешле шартлар туганда пенсионерларга билгеләнә.
Пенсионерга 80 яшь тулгач, аның пенсиясе арттырыла. Пенсионердан өстәмә документлар соралмый, үзләрендә булган мәглүматларга нигезләнеп , Пенсия фонды пенсияне автомат рәвештә белгели.
Эшләүче пенсионерның Төнҗякта яңа эш стаңы барлыкка килгән очракта да пенсия фиксацияләгән датага бәйләп түгел, ә пенсионер эш стажын раслучы документлар белән Пенсия фондына гариза тапшырганнан соң килүче айдан башлап түләнә.
Искәртеп узабыз, Төньяк стажын тулысынча эшләгән кешеләр, яшәү урынына карамастан, вакытыннан алда пенсиягә 5 елга иртәрәк чыгарга һәм артык түләүләр алырга хокуклы. Пенсияне вакытыннан алда билгеләү өчен минималь кирәкле Төньяк стаж Ерак Төньякка 15 ел һәм тигезләштерелгән урыннарда 20 ел тәшкил итә. Шул ук вакытта иминият стажы буенча таләпләр хатын-кызлар өчен 20 ел һәм ир-атлар өчен 25 ел тәшкил итә. Әгәр Төньяк стаж тулысынча эшләнмәсә, пенсияне билгеләү яше Төньяк төбәктә эшләгән һәр ел өчен кими.
«Моның белән беррәттән ел дәвамында яңадан исәп-хисаплар да бар, алар ел саен бер үк вакытта гамәлгә ашырыла. Әйтик,1 гыйнварда, күпчелек пенсионерларның иминият пенсияләре индексацияләнгәндә яки 1 апрельдән дәүләт тәэминаты буенча, социаль пенсияләрне дә кертеп, ел саен пенсияләр арта. 1 августта Пенсия фонды эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләрен, шулай ук алынган инвестиция кереме нәтиҗәләре буенча пенсия тупланмаларын түләүләрен арттырганда тагын бер шундый дата булып тора", - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Билгеле бер даталарга бәйле кабат исәпләүләрнең барыын да Пенсия фонды автомат рәвештә башкара.
10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча Россия территориясендә яшәүче, 2021 елның 31 августына пенсионер статусында булган өлкән яштәгеләр барысына да бирелергә тиеш. Бу хакта Россия Пенсия фондының Бүлекчәсе хәбәр итә.
Пенсионер 31 августка кадәр вафат булган очракта аңа әлеге акча түләнелми. Ә инде песия яшендәге өлкән кеше 2021 елның 31 августыннан соң, әмма үзенә тиешле 10000 сум акчаны алырга өлгермичә үлсә, бу акча аның үзе исән чакта алып өлгермәгән пенсия акчасы белән бергә күчерелә.
“Бу очракта песионер белән бергә яшәгән туганнары түләүне алу хокукына ия була. Монын өчен аларга мәрхүм булган туганнарының үлеме турындагы танынлык белән яшәү урыны буенча Пенсия Фондына 6 ай эчендә мөрәҗәгать итергә кирәк. Пенсионер белән яшәмәгән туганнары булмаган яисә 6 ай узганнан соң мөрәҗәгать иткән очракта акча кабул ителгән кагыйдәләр кысаларында мирас булып күчә. Пенсия Фондына пенсионерның берничә туганы мөрәҗәгать итсә, акча аларның һәркайсына тигез бүленә,” - дип мәсьәләгә ачыклык кертте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Шунысын билгеләп үтү зарур, 2021 елның 31 августына пенсия алу хокукы булып, пенсия әлеге датадан соңрак билгеләнгән очракта акчалата түләү соңрак бирелә. Мәсәлән, туендыручының югалту сәбәпле пенсия алу хокукы ильдә (туендыручының вафаты көненнән) барлыкка килсә пенсия билгеләүне сорап язылган гариза август ахырында тапшырылып пенсия сентябрьдә билгеләнә икән, 10000 сум акчалата түләү беренче пенсия белән күчерелә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда пенсинерларга берьюлы бирелүче әлеге төр акчалата түләүгә 11228000000 сум акча җибәрелде.
Социаль хезмәтләрдән файдалану хокукы булып та аның акчалата эквивалентына өстенлек биргән гражданнар 1 октябрьгә кадәр күпфункцияле үзәккә яисә Пенсия фондының территориаль органнарына алдан язылып куеп, яки Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша мөрәҗәгать итеп, социаль пакеттан файдалану хокукын кире кайтара алалар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе хәбәр итә. Сайлап алынган вариантта язылган гариза киләсе елның 1 январыннан гамәлгә керә.
Социаль хезмәтләр җыелмасы түбәндәгеләрдән тора:
Рецепт буенча медицинада кулланыла торган дару препаратлары, рецепт буенча медицина җиһазлары (изделияләре), инвалид балалар өчен дәвалау туклануындагы махсус продуктлар;
Төп авыруларны профилактикалау өчен шифаханә-курорт оешмаларына юллама;
Дәвалау урынына бару һәм аннан кире кайту өчен шәһәрара транспортында, шулай ук шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү.
Шуны белү әхәмиятле! Дару препаратлары белән Дәүләт аптекалары тәэмин итә, төп авыруларны кисәтү өчен шифаханә-курортларга юлламалар Социаль иминият фондыннан алына; шәһәр яны тимер юл транспортларыннан, шулай ук дәвалау урынына бару һәм кайту өчен транспорттан түләүсез файдалану өчен Россия тимер юлларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Россия Пенсия фондының www.pfr.gov.ru сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!
Пенсионерларга 10 мең сум куләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү өчен банкларга, почта элемтәләренә һәм китерү хезмәтләренә 11 218960 мең сум акча күчерелде. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе хәбәр итә.
2 сентябрьдә кредит учреждениеләре аша алучы 780126 пенсионер акча алды инде. Элемтә булекчәләре һәм китерү хезмәтләреннән файдаланучы 341770 пенсионерга акча 3 сентябрьдән соң күчерелә башлый.
“Акча пенсия алу көненнән иртәрәк бары тик кредит учреждениесе хезмәтләреннән файдаланучыларга гына күчерелде. Пенсиягә чыгып, эшләүче яки эшләмәүче пенсионерлар, инвалидлык буенча яки туендыручысын югалту сәбәпле пенсия билгеләнеп тә, 31 августка пенсия алу хокукы булып та, беренче пенсияләрен алмаган гражданнарга да 10 мен сум акча соңрак түләнәчәк. Пенсия алучы һәркем 10 мен сум акча алачак”,- дип ышандырды Россия Пенсия фондының Татарстандагы Идарәчесе Эдуард Вафин.
Россия Пенсия фондының www.pfr.gov.ruсайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!
Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе исегезгә төшерә: агымдагы елның 1 июленнән фонд авыр финанс хәлендә булып, йөклекнең иртә срогында исәпкә баскан булачак әниләрдән һәм ялгызы гына 8 яшьтән 16 яшькәчә бала үстерүчеләрдән пособие түләүгә гаризалар кабул итә башлады.
Гариза язучыларының кайберләренең шәхси кабинетларында карар кабул ителү хакында хәбәрнамәләр җибәрелде инде. Хәбәрнамәләр түләү билгеләнү, кире кагылу яисә гариза карау вакытының озайтылуы хвкында булырга мөмкин.
Шуны аңлау зарур, пособие билгеләгәндә, Пенсия фонды гаиләнең әлеге төр ярдәмгә мохтаҗлык дәрәҗәсен ведомствоара хезмәттәшлек юлы белән алынган критерийлар буенча бәяли.
Ай саен бирелүче пособие билгеләүне кире кагу хакында карар чыгаруга сәбәпче булган төп критерийларга тукталыйк:
Гаиләдә җан башының керемен Татарстанда җан башына кабул ителгән яшәү минимумыннан- 9955 сумнан артык булуы.
Мәсәлән: Гариза 2021 елның июлендә бирелеп, сезнең 2020 елның 1 мартыннан 2021 елның 28 февраленә кадәр вакыт аралыгында җан башына булган керем әлеге суммадан артып киткән очракта, пособие түләнмәячәк.
Пособие билгеләгәндә түбәндәге керемнәр исәпкә алынмый:
3 яшьтән 7 яшькәчә әлеге балага алдагы чорда түләнгән псобиеләр;
8 яшьтән 16 яшькә кадәрге әлеге балага алдагы чорда түләнгән пособиеләр;
бер тапкыр күрсәтелә торган материаль ярдәм һәм иминият түләүләре;
социаль контракт кысаларында бирелгән акчалар;
гариза биргән көнгә 18 яше тулган (Россия Федерациясе субъектлары законнар җыелмасында каралган аерым очракларда – 23 яшь) балага түләнгән пособиеләр һәм башка төр түләүләр һәм алиментлар;
18 яшькәчә кадәрге инвалид баланы яисә тумышлыктан 1 төркем инвалидны караучы хезмәткә яраклы кешегә ай саен бирелүче түләүләр.
Гариза язучының һәм аның гаилә әгъзаларының 2021 елның 28 июнендә кабул ителгән 1037 санлы Карар белән беркетелгән нормадан артык күләмдә хәрәкәт итә-итми торган милке булу (мәсәлән: гариза язучының 2 яисә аннан күбрәк автомобиле, гомуми мәйданы гаиләнең һәр кешегә 24 квадрат метрдан арткан 2 яисә күбрәк фатиры булу, гаиләдә 3 һәм аннан күбрәк бала булган очракта, күрсәтелгән нормадан артыграк рөхсәт ителә*).
Пособие сорап язылган гаризада дөрес яки тулы булмаган мәгълүматлар: МИСАЛЛАР:
а) түбәндәге мәЪүлүматлар юк:
- йөкле хатын-кыз исәпкә баскан медицина учреждениесенең исеме һәм тулы адресы;
- алимент түләтү турында карар чыгарган суд органының тулы исеме адресы, карарның номеры, датасы, хөкемдарның исем - фамилиясе.
б) Мәгүлүматлар дөрес күрсәтелмәгән:
- баланың СНИЛСы;
- баланың исем-фамилиясе, әтисенең исеме (гаилә әгъзаларының);
- баланың (гаилә әгъзаларының) туган көне;
- гаилә составы турындагы мәгълүмат;
- гаилә хәле турында;
- гаризага гаиләдә җан башына айлык керемне исәпләгәндә исәпкә алына торган гаилә әгъзасы өстәлгән.
Гариза белән мөрәҗәгать итүченең яисә гаиләдәге хезмәткә яраклы кешенең кереме булмау (“нуль кереме кагыйдәсе”). Пособие гаиләдәге өлкә кешеләрнең хезмәт хакы (стипендия, хезмәт яки эшмәкәрлек эшчәнлегеннән алынган керем, пенсия) булганда билгеләнә.
Керем булмау объектив тормыш шартлары белән нигезләнгән очракта, “нуль кереме кагыйдәсе” кулланыла. Керем булмауга түбәндәге сәбәпләр нигез булып тора:
күп балалы гаиләдә әти-әнинең берсенең 12 ай дәвамында кереме юк, икенчесе хезмәт, эшмәкәрлек яисә иҗади эшчәнлек, пенсия яки стипендия формасында керем ала;
ялгыз ата яки ана турында сүз барганда (баланың рәсми рәвештә я әнисе, я әтисе генә бар, икесенең берсе я үлгән, я баланың таныклыыгына язылмаган, я хәбәрсез югалган);
3 яшькә кадәрге баланы карау;
инвалидлык булган яки 80 яшьтән өлкәнрәк кешене тәрбияләү;
23 яше тулмаган гаилә әгъзасының көндезге уку бүлегендә укуы:
чакыру буенча хәрби хезмәттә булу һәм хәрби хезмәттән кайткач өч ай вакыт;
“эшсез” статусында булу (мәшгульлек үзәгендә эшсез сыйфатында рәсми төркәлгән булу раслану һәм 6 ай дәвамында шул статуста булу);
иректән мәхрүм ителү вакыты һәм азат ителгәннән соң өч ай вакыт.
Кире кайтарылганнан соң бердәм дәүләт хезмәтләре аша гаризасын төзәтеп кабат бирмәү.
Гариза белән мөрәҗәгать итүченең Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә 10 эш көнендә документлар (мәгълүматлар) бирмәү (мәсәлән: чит дәүләтләрнең компетентлы органнары тарафыннан бирелгән документларны тапшырмау (туу турында таныклык, суд карары, язылышу турында таныклык) гариза язучының һәм аның 23 яшькәчә гаилә агъзаларының урта һөнәри һәм югары белем бирүче уку йортының көндезге уку бүлегендә укуны раслаучы белешмә һәм башка документлар**).
Булачак әниләргә һәм ялгыз әти-әниләргә үзләренең яшәү шартларының әлеге критерийларга туры килүен бәяләргә һәм гариза язганда игътибарлы булырга кирәк!
“Түләүләрнең икесе дә гаиләнең мохтаҗлык дәрәҗәсен комплекслы бәяләп билгеләнә. Шуңа күрә, гаилә агъзаларының һәркайсының материаль хәлен объектив бәяләү өчен, алар турында шактый бай мәгълүмат тупларга кирәк: рәсми керем, социаль ярдәм чаралары, хәрәкәт итә- итми торган милек иясе булу, мәшгульлек үзәгендә исәптә тору-тормау һ.б. Әлеге мәгълүматларны алу өчен белгечләр төрле оешма ведомстволарга сорау белән мөрәҗәгать итәләр. Кайберәүләрнең Дәүләт хезмәтләре порталына гариза карау 20 көнгә озынайтыла дигән хәбәр килү әнә шул сорауларга җаваплар алынмау белән бәйле. Гариза каралуның максималь срогы – гариза төркәлгәннән соң 30 эш көне (календарь көн түгел);- дип хәбәр итте Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.
*1037 санлы 2021 елның 28 июнендә кабул ителгән Карар Кагыйдәләренң 13 пункты
**2021 елның 28 июнендәкабул ителгән Карарга документлар исемлеге
Россия Пенсия фонды һәм аның территориаль органнары гамәлдәге законнар кысаларында төрле социаль түләүләрне гамәлгә ашыра: аларга – айлык акчалата түләү (ЕДВ) һәм аның составына кергән социаль хезмәтләр җыелмасы (НСУ), өстәмә ай саен бирелә торган материаль тәэминат (ДЕМО) һәм өстәмә материаль тәэминат (ДМО) керә.
Айлык акчалата түләү - Пенсия фондының территориаль органнары тарафыннан түбәндәге категориягә караган гражданнарга бирелә торган социаль түләү. Алар:
Бөек Ватан сугышы һәм сугышчан җәрәкәтләр ветераннары;
инвалидлар, инвалид балалар;
фашизмның балигъ булмаган тоткыннары;
радиация тәэсирендә зыян күрүчеләр.
Пенсия фонды сайтының “Социаль түләүләр” бүлегендә айлык акчалата түләү алуга хокукы булганнарның тулы исемлеге бирелә.
Айлык акчалата түләү гариза нигезендә билгеләнә. Гаризаны Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша, шулай ук фондның теләсә кайсы территориаль фондына яисә күпфункцияле үзәккә килеп тапшырырга мөмкин.
2020 елның 28 июленнңн – Россия хезмәт Министрлыгының 327н саны приказы көченә кергәннән соң, инвалидлыклары булган гражданнар гариза белән мөрәҗәгать итмиләр, чөнки инвалидлар һәм инвалид балаларга инвалидлык инвалид дип табылган гражданинның каралу акты чыгарылмасы нигезендә билгеләнә, әлеге мәгълүмат “Инвалидларның Федераль Реестры” дигән Федераль дәүләт мәгълүмат системасыннан алына.
Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе исегезгә төшерә: инвалидлыкны билгеләү һәм раслауның вакытлыча кабул ителгән тәртибе буенча 2021 елның 1 октябренә кадәр (РФ хөкүмәтенең 2021 еоның 11 февралендә кабул ителгән 155 номерлы карары) гражданнарга инвалидлык буенча пенсия һәм айлык акчалата түләүне озынайту өчен Пенсия фондына килергә кирәкми.
Гражданин бер законда каралган берничә төр акчалата түләү алу хокукына ия булган очракта, түләү аларның отышлы вариантын сайлап, берсе буенча гына башкарыла. Айлык акчалата түләү елга бер тапкыр, 1 февральдә индексацияләнә.
Татарстанда 322558 кеше айлык акчалата түләү ала.
Федераль законнар кысаларында ташламалар һәм социаль ярдәмгә хокукы булган, ярдәмнең акчалата эквивалентына өстенлек биргән гражданнар 1 октябрҗьә кадәр фикерләрен үзгәртү хакындагы гаризаны территориаль органнарга, күпфункцияле үзәккә килеп яисә Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша тапшыра алалар. Әлеге гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә була.
Социаль хезмәтләр җыелмасына түбәндәгеләр керә:
рецепт буенча медицинада кулланучы дару препаратлары; рецепт буенча медицина изделияләре, инвалид балалар өчен дәвалау туклануы махсуслаштырылган изделиеләр;
төп авыруларны кисәтү өчен шифаханәләргә путевкалар;
дәвалау урынына шәһәрара транспортта бару-кайту, шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү.
Өстәмә айлык материаль тәэминат (ДЕМО) аерым категория гражданнарга ай саен бирелә торган түләү. Материаль тәэминат алу хокукына яшәү урыннарына бәйсез рәвештә бары тик Россия Федерациясе гражданнары гына ия. Категориясенә карап түләү күләме 500 яисә 1000 сум тәшкил итә.
1000 сум күләмендә өстәмә материаль тәэминат
Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына;
Сугышчан җәрәхәт алу нәтиҗәсендә инвалид калучыларга;
Канцлагерь, гетто һәм башка мәҗбүри тоту урыннарының балигъ булмаган тоткыннарына бирелә.
Татарстанда 1661 кеше өстәмә материаль тәэминат ала.
500 сум өстәмә материаль тәэминат түбәндәге категорияләргә түләнә:
Хәрәкәттәге армия составына кермәгән сугышчан частьләрдә, учреждениеләрдә, хәрби уку йортларында 1941 елның 22 июненән 1945 елның 3 сентябренә кадәр 6 ай хезмәт иткән хәрбиләргә, шулай ук әлеге чорда СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән хәрбиләргә;
Сугыш чорында һәлак булучыларның тол калган хатыннарына;
Бөек Ватан сугышы инвалидларының тол калган хатыннарына;
“Блокадалы Ленинградта яшәүче” билгесе бнлән бүләкләнүчеләргә;
Нацист канцлагерьлары, төрмәләре һәм геттоның балигъ булмаган тоткыннарына.
ДЕМОны 500 сум күләмендә Татарстан Республикасында 1710 кеше ала.
Бу акчаны Пенсия фонды гражданнарга пенсия белән бергә түли. Өстәмә материаль тәэминат хокукларыннан файдаланучыларга яшәү урыны буенча Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өстәмә тәэминатка хокуклы кеше пенсия яшенә җитмәгән булса, Пенсия фондының территориаль органнары бу төр түләүне билгели һәм түли. Түләүгә хокукы булган Россия гражданины даими рәвештә чит илдә яшәсә, түләү Россия Пенсия фонды аша башкарыла.
Берьюлы берничә өстәмә түләүгә хокукы булучыларга ул бары бер, гражданнар өчен отышлы вариант буенча гына билгеләнә.
Өстәмә материаль тәэминат (ДМО) – Россия Федерациясенең законнар җыелмасы яктылыгында билгеләнеп, пенсиягә өстәлә торган түләү. Иң зур күләмдә өстәмә түләү Советлар Союзы Геройларына, Социалистик Хезмәт Геройларына, Дан Орденының өч дәрәҗәсе ияләренә, шулай ук Россия Федерациясе Герое, Изге Апостол Андрей Первозванный Ордены яки 1 дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары” өчен ордены белән бүләкләнгән пенсионерларга бирелә
Өстәмә түләү иминият пенсиясенә өстәлә һәм һәр категория өчен аерым күләмдә билгеләнә һәм пенсия белән бергә түләнә.
Татарстан Республикасында әлеге категориягә караучыларның 13е Социалистик Хезмәт Геройлары.
Игътибар: Өстәмә материаль тәэминат түләүле эш башкарган чорда түләнми.
Агымдагы елның 6 аенда Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлекчәсе гражданнарның хокукый дәвамчыларына 58 млн. сум акча түләде.
Вафат булучы иминиятләштерелгән затның пенсия тупланмаларын алу өчен гариза язарга кирәк.
Иминиятләштерелгән затның үлеме вакытында пенсия тупланмалары РФ Пенсия фонды аша формалаштырылса, гариза Россия Пенсия фондының теләсә кайсы территориаль органында кабул ителә һәм акча Россия Пенсия фонды аша түләнә. Пенсия тупланмалары Россия Пенсия фондында формалаштырган туганнарының вафат булуыннан соң 6 ай дәвамында Пенсия фонды аларның хокук дәвамчылары тапшырылган документларны бергә туплый. Җиденче ай дәвамында пенсия тупланмаларын түләү яисә хокук дәвамчыларының мөрәҗәгатьләрен канәгатьләндермәү турында карар чыгарыла.Акча карар чыгарылган айдан соң килүче айның 20 сеннән соңга калмыйча күчерелә.
Иминиятләштерелгән затның үлеме вакытына пенсия тупланмалары дәүләтнеке булмаган Пенсия фондында формалаштырылган очракта, хокук дәвамчылары гаризаларын дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына тапшыра һәм акча да шул фонд аша түләнә.
Шунысын истән чыгармаска кирәк: гамәлдәге законнар җыелмасы буенча хокук дәвамчыларының мөрәҗәгать итү вакытлары чикләнә. Гариза вафат булучының үлеменнән соң 6 ай узганчы тапшырылырга тиеш. 6 айдан соң хокук дәвамчысы булу фактын суд аша исбатларга туры киләчәк.
Вафат булган иминиятләштерелгән затның пенсия тупланмаларын түләүгә кагылышлы мәгълүматны Россия Пенсия фондының теләсә кайсы территориаль бүлегендә, шулай ук Россия Пенсия фондының интернет сайтында танышырга мөмкин.
Бу атнадан башлап Татарстан Пенсия фонды мәктәп укучыларына 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелүче яңа төр түләүләрне күчерә башлады.
Исегезгә төшерәбез, бу төр түләүне агымдагы елның 1 сентябренә кадәр 6 яшь, указга кул куелу вакыты – 2 июльгә кадәр 18 яше тулмаган балалар, шулай ук мәктәп программасы буенча белем алуны дәвам итүче физик мөмкинлекләре чикле гражданнар ала.
Гаризалар 3 ай дәвамында – октябрь ахрына кадәр кабул ителә. Акча гариза белән мөрәҗәгать итүче гаризасында күрсәткән исәп счетына күчерелә. Ул Россия Федерациясе территориясендә гамәлдә булган теләсә кайсы түләү системасының картасыз счеты (саклык кенәгәсе яисә) банк картасы булырга мөмкин.
Белешмә өчен: 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчаны Татарстанда яшәүче 563 000 бала алачак. Түләүләрнең гомуми күләме 5,63 млрд. Сум тәшкил итә.
Узган елның язында коронавирус таралуны кисәтү максатында Пенсия фонды хезмәтләреннән файдалануның гадиләштерелгән тәртибе 2021 ел ахырына кадәр озайтыла. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә. Бу татарстанлыларга әлеге төр хезмәтләр буенча ел ахырына кадәрдистанцион рәвештә мөрәҗәгать итергә мөмкинлек бирә. Чикләнгән регламент елдан артык вакыт эчендә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү офисларына һәм дәүләт хезмәтләре үзәкләренә килүчеләр һәм төрле төр түләүләр билгеләү өчен кирәк булган белешмәләр, мәгълүматлар санын күпкә киметте, һәм моңа кадәр билгеләнгән пенсияләр һәм пособияләрне мөрәҗәгать итмичә генә озайту очракларын арттырды.
Пенсияне шәхси кабинет аша дистанцион билгеләү.
Хәзер пенсияне Пенсия фонды порталында шәхси кабинет яисә дәүләт порталында электрон гариза ярдәмендә билгеләргә мөмкин. Пенсиягә чыгучының ризалыгы булган очракта пенсияне эш бирүченең Пенсия фондының мәгълүматлар системасына җибәргән мәгълүматлар буенча тулысынча дистанцион рәвештә билгеләп була. Система гражданинның тупланган пенсия коэффициенты һәм стажын, пенсия исәпләү өчен уртача айлык хезмәт хакын билгеләргә, балалар тәрбияләгән яисә өлкән кешене хезмәттән аерылып караган периодларны һәм башка параметрларны ачыкларга мөмкинлек бирә. Пенсия билгеләү яше якынлашкан кешегә бары тик электрон гариза юллау да җитә, аңа кагылышлы бар мәгүлүмат фондта тупланган була.
Мәгълүмат реестры буенча түләүләрне билгеләү һәм озайту.
Гражданнарга тиешле түләүләрне билгеләүне гадиләштерү максатында Пенсия фонды мәгълүмат реестры мәгълүматларыннан файдалана. Хәзерге вакытта инвалидлык буенча пенсияләрнең барлык төре һәм социаль түләүләр инвалидларның федераль реестрын файдаланып башкарыла. Инвалид Пенсия фондына гариза гына тапшыра, кирәкле мәгълүматларны фонд реестрдан яисә мәгълүматлар системасыннан ала. Инвалид электрон гаризага өстенлек биргән очракта пенсия тулысынча дистанцион юл белән билгеләнә.
Реестрдан файдаланып аерым төр хезмәтләрне гариза язмыйча гына да күрсәтеп була. Мәсәлән, инвалидлык буенча пенсияне гаризадан башка да озайтырга мөмкин. Инвалидлар реестрына медик-социаль экспертиза бюросыннан инвалидның кабат тикшерү үтүе турында мәгълүмат кергәннән соң, барлык процесс автомат рәвештә башкарыла.
Мәгълүмат җыю һәм түләүләрне рәсмиләштерүдә булышлык итү
Пенсия фондының территориаль органнары гражданнарга пенсия билгеләү өчен кирәкле мәгълүматлар соратуда булыша алалар. Бу закон буенча кеше үзе тапшырырга тиешле документларга да кагыла. Фонд башка ведомстволарга, эш бирүчеләргә, оешмаларга һәм архивларга запрос җибәрә. Кирәкле мәгълүматларны алу өчен Пенсия фонды оешмалар белән мәгълүмат алмашу турында икеяклы килешүләр төзи. Бу күпчелек очракта уку йортларына кагыла. Алардан алынган мәгълүматлар гражданнардан раслаучы документлар сорамыйча гына ана капиталы акчасыннан файдаланырга яисә туендыручысын югалту сәбәпле пенсия билгеләргә мөмкинлек бирә.
Шәхси кабинет аша яки телефон буенча хәбәр җибәрү.
Татарстанлыларның электрон кабинетларында Пенсия фондының барлык төр түләүләре, шул исәптән кешегә күрсәтелүче хезмәтләр турында мәгълүмат бар. Пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәгеләр кабинетта түләүләрне билгеләүгә, яисә ташлама хокукы бирүгә кагылышлы белешмәләрне карый алалар. Документлар көчәйтелгән цифрлы имза белән раслана һәм башка оешмаларга җибәрелә.Эшләүче пенсионерлар кабинетта пенсия коэффициенты, тупланмалар суммасы, стаж һәм күчерелгән сумма турында мәгълүмат таба ала. Узган ел кабинетка гражданнарның электрон хезмәт кенәгәсеннән хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат та өстәлде.Ана капиталына сертификаты булган гаиләләр кабинетта нинди сумма калганлыгын да күрә ала.
Персональ мәгълүматлардан файдаланып белешмәләр һәм консультацияләрне телефон аша да бирергә мөмкин. Мондый очракларда идентификацияләү өчен алдан ук билгеләнгән код сүзе кирәк. Моңа кадәр аны Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать иткәннән соң гына билгеләп була иде,хәзер бу эшне электрон кабинетта да башкарырга мөмкин. Код сүзен куллану Пенсия фонды хезмәткәрләренә төгәл персональ мәгълүмат кулланып телефон аша аралашырга мөмкинлек бирә.
Россия Пенсия фондының www.pfr.gov.ru сайтындагы граңжданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләрнән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!