ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе аерым очракларда ир-атларның да ана капиталына сертификат алучы булырга мөмкин булуын искә төшерә.

          2022 елның 1 маеннан әлеге хокукны бирүче  тормыш хәлләре исемлеге закон тарафыннан киңәйтелгән.  Хәзер ана капиталына хокукы булган затлар даирәсенә түбәндәге категорияләр өстәлде:

 - 2007 елның 1 гыйнварыннан башлап туган икенче, өченче яисә аннан соңгы балаларны тәрбияләүче әтиләр яисә аларны уллыкка алучы ир-атлар   (балаларның Россия гражданлыгы булмаган әниләре үлгән яисә үлгән дип танылган очракта);

 - 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган беренче баланы тәрбияләүче яисә уллыкка алучы  ир-атлар ( Россия гражданлыгы булмаган әнисе үлгән яисә үлгән дип танылган очракта).

           Шул ук вакытта дәүләт финанс ярдәменә моңа кадәр дә  хокукы булган ир-атлар бар:

 -  уллыкка алу турында суд карары 2007 елның 1 гыйнварыннан башлап законлы көченә кергән булса, моңа кадәр өстәмә дәүләт ярдәме чараларына хокуктан файдаланмаган икенче, өченче  яисә аннан соңгы балаларның бердәнбер уллыкка алучылары булып торучы ир-атлар;

 - уллыкка алу турындагы суд карары 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап законлы көченә кергән булса, моңа кадәр өстәмә дәүләт ярдәме чараларына хокуктан файдаланмаган, беренче баланың бердәнбер уллыкка алучылары булып торучы ир-атлар.

            “Ана капиталын рәсмиләштерү өчен әтигә яки уллыкка алучы ир-атка Дәүләт хезмәтләре порталында яки "Минем документлар" күпфункцияле үзәгендә гариза бирү дә җитә.  Акчаны ир-атлар да моңа кадәр рөхсәт ителгән максатларда файдалана ала, бары тик сертификат акчасын әниләрнең тупланма пенсиясен формалаштыруга юнәлтү юнәлеше генә кулланылмый”, - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

              Татарстанда Россия гаиләләренә ярдәм итү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыру вакытыннан бүгенгәчә   500  ир-ат ана (гаилә) капиталына ия булды.


1
июль, 2022 ел
җомга

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, РФ Хөкүмәте тарафыннан торак-төзелеш яки торак-туплау кооперативлары аша фатир сатып алуга ана капиталы акчасын юнәлдеру өчен кирәкле документлар исемлеге кыскартылган, бу хакта тиешле карар кабул ителгән *.

       Хәзер ана капиталын кооператив фатир сатып алуга кулланырга теләүче гражданнарга Пенсия фондына кооперативның йорт төзелә торган яки төзеләчәк җир кишәрлегенә хокуклары турында белешмә бирергэ кирәкми. Әлеге  узгәрешләр кооператив әгъзасының  взносны түләү гаранты булып торак төзелеше буенча төбәк коммерциячел булмаган оешма торган очракларга кагылачак. Татарстан Республикасында бу гарант - Дәүләт торак фонды (ДТФ).

      Элеккеге кагыйдәләр буенча мондый торак сатып алуга ана капиталын файдалану катлаулы иде, чөнки төбәк программалары кысаларында социаль төзелеш өчен җир кишәрлекләре төбәктән төзүче коммерциячел булмаган торак оешмаларына түләүсез файдалануга тапшырыла иде.

       « Жиргә хокуклары булмаган кооперативлар гражданнарның акчаларын туплап кына тору сәбәпле, Пенсия фондының  хәтта социаль ипотека программасы буенча да ана капиталы акчаларын   кооперативларның тәкъдим ителгән счетларына күчерергә хокукы юк иде. Хәзер бу кыенлыкларны Хөкүмәт җайга салды, бу ана капиталын алучыларның хокукларын якларга һәм кооперативлар аша торак сатып алуны гадиләштерергә ярдәм итәчәк”, - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлекчэсе идарәчесе.

*РФ Хөкүмәтенең 2022 елның 22 июнендәге 1117 номерлы карары.


27
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе   хәбәр иткәнчә, Халыкара социаль тәэмин итү оешмасы (МАСО) Россия Пенсия фондын «Электрон хезмәт кенәгәсе» проекты өчен Мактау грамотасы белән бүләкләде. Бүләкләү тантанасы май башында социаль өлкәдә алдынгы тәҗрибәләр халыкара конкурсы кысаларында узды.

Электрон хезмәт кенәгәсе хезмәткәрләргә дә, эш бирүчеләр өчен  дә уңайлы булган цифрлы инструментны куллануда гади бер корал булып тора. Беренчедән, ул һөнәри эшчәнлек турындагы мәгълүматлар белән даими танышып барырга мөмкинлек бирә һәм мәгълүматның югары дәрәҗәдә куркынычсызлыгын тәэмин итә. Эш бирүчеләрне электрон кенәгә кадрлар исәбенең искергән формаларыннан һәм моның белән бәйле чыгымнардан арындыра.

Электрон хезмәт кенәгәләре 2020 елда кулланышка кертелә. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 316 меңнән артык кеше, кәгазь варианттан баш тартып, электрон хезмәт кенәгәсен сайлады.

Халыкара социаль тәэминат оешмасының алдынгы практикалары конкурсы әйдәп баручы милли оешмаларның һәм илләрнең социаль сәясәтне гамәлгә ашыруда иң яхшы тәҗрибәләрен билгеләп үтү максатында 2008 елдан бирле уздырыла. Бүләкне  халыкара жюри тапшыра, ә бүләккә  лаек дип табылган заявкалар иң яхшы тәҗрибәләр реестрында  урнаштырыла, анда актуаль социаль мәсьәләләрне хәл итүдә инновацион алымнар ачык күренә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2019 елда Пенсия фонды  актуар эшчәнлек усешен жәелдергән өчен  шулай  ук халыкара конкурс бүләгенә  лаек булган иде.


10
июнь, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы буенча Пенсия Фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин һәм Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец социаль тәэминат өлкәсендә һәм мәгълүмати-аңлату сәясәте өлкәсендә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен дәүләт тарафыннан яклау гарантияләрен тәэмин итү мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.

        Килешү татарстанлыларны хокукый агарту һәм югары иҗтимагый әһәмияткә яки массакүләм әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итү өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек итүгә этәргеч бирә. Килешү кысаларында хокук бозуларны булдырмый калу яки тиз арада аларга җавап бирү өчен уртак чаралар каралган.

       "Имзаланган документ нәкъ менә хәзер, балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме буенча масштаблы чаралар  - бер тапкыр бирелә торган һәм айлык пособиеләр һәм түләүләр гамәлгә ашырылганда актуаль.  Безнең ведомстволар арасында мәгълүмат алмашуны кәгазь чыганакларда гына түгел, яңа цифрлы платформаларда да тизләтергә мөмкинлек бирә. Ышанам ки, безнең хезмәттәшлек барлык төп юнәлешләр буенча да үсәчәк, - дип билгеләде Пенсия фондының Татарстан бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.

        Татарстан Пенсия фондының бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, 1 июньнән яшәү минимумын индексацияләүгә бәйле рәвештә гаиләләргә бирелә торган өч төрле айлык пособие - тулы һәм аз керемле гаиләләргә, 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга, шулай ук йөкле хатыннарга түләүләр арта.

        Пособиеләр суммасы яңа яшәү минимумыннан чыгып билгеләнә. Йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан хатын-кызларга түләү Татарстан буенча аена 6,4 мең сумга кадәр кутәрелә (эшкә сәләтле өлкәннәр өчен яшәү минимумының 50%). 8-17яшьлек балаларның ата-аналары үзләренә билгеләнгән пособие суммасы күләменә бәйле рәвештә (балалар өчен яшәү минимумының 50%, 75% яки 100% ) июньнән аена уртача 5,7 мең сумнан 11,4 мең сумга кадәр акча алачак.

         Июньдә пособие рәсмиләштергән ата-аналар  арткан түләүне июньдә ук ала. Июньдә аенда рәсмиләштерелгән барлык пособиеләр арттырылган күләмдә түләнәчәк. Пособиеләре июнь аена кадәр билгеләнгән ата-аналар аларны яңа күләмдә июль аенда алачак.

        "Яшәү минимумына бәйле түләүләр автомат рәвештә индексацияләнәчәк. Түләүләрне арттырып исәпләү  өчен өстәмә гаризалар бирү таләп ителми”, - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

         Моннан тыш, июньнән  эшләмәүче пенсионерларга барлык социаль түләүләр, иминият һәм социаль пенсияләр  10% индексацияне исәпкә алып түләнәчәк. Татарстанның 900 меңнән артык эшләмәүче пенсионерының: картлык, инвалидлык буенча пенсия алучыларның, шул исәптән инвалид балаларның, шулай ук туендыручысын югалту сәбәпле  пенсия алучыларның пенсияләре артты.


25
май, 2022 ел
чәршәмбе

          Президент кушуы буенча аз керемле гаиләләр өчен кертелгэн яңа түләүне 8-17 яшьлек балалары булган 25 мең  гаиләнең ата-аналары алды, шуларның 8,5 меңнән артыгы "күп балалы" статусына ия. Татарстанда гаиләләргә 625 млн. сумнан артык акча түләнгән инде.

          Кагыйдә буенча, түләүгә гаризалар 30 эш көненә кадәр каралырга мөмкин. Гаилә шәхси кабинетка кабул ителгән карар турында тиешле хәбәрнамә алачак. Түләү хупланган очракта акча гариза бирүче счетына 5 эш көне эчендә керәчәк.

          Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында, Пенсия фонды һәм күпфункцияле үзәкләрнең клиентлар белән эшләү  офисларында бирергә мөмкин.

          Исегезгә төшерәбез, түләү гаиләләргә мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү йомгаклары буенча,  гаиләнең җан башына туры килә торган кереме төбәктәге  яшәү минимумыннан кимрәк булган, гаилә мөлкәте билгеләнгән таләпләрдән артмаган, ә ата-аналарның расланган кереме яки аның булмавынын нигезле сәбәбе булган очракта билгеләнә.

          Яңа түләүнең күләме дә ата-аналарның керем дәрәҗәсенә бәйле, ул   Татарстанда яшәү минимумының 50%, 75% яки 100%ын тәшкил итэ.


28
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

         Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 31 мартындагы 175 номерлы Указы нигезендә гаиләнең бер әгъзасына уртача исәпләнгән керем Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге бала өчен  ата-аналарның берсенә айлык акчалата түләү бирелә. Яңа ярдәм чарасы 1 апрельдән гамәлгә керә. Әлеге ярдәмне алу өчен дәүләт хезмәтләре порталы яисә күпфункцияле үзәк аша ата-ана (законлы вәкил) гариза юлларга тиеш. Барлык кирәкле мәгълүматны Пенсия фонды мөстәкыйль рәвештә соратып ала. Дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирү өчен яңа форма 1 майдан ук эшли башлаячак.

         Якынча мәгълүматлар буенча Татарстанда 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге 79 380 нән артык бала яңа түләү ала алачак. Яңа айлык түләүләрне билгеләү турындагы карар, элеккеге кебек үк, мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү нәтиҗәләре буенча кабул ителәчәк: ягъни гаиләнең керемнәре, мөлкәте, ата-аналарның хезмәт хакы булуы яисә аның объектив сәбәпләр буенча булмавы исәпкә алына, "нуль кереме" кагыйдәсе кулланыла.

          Түләү гаилә  кеременә карап, республикада яшәү минимумы күләменнән чыгып (агымдагы елда ул 10 433 сум тәшкил итә) - 50% - 5216,50; 75% - 7 824,75 яисә 100% - 10 433,00, күләмендә билгеләнә.

Билгеләү һәм түләү сроклары

          Пособие билгеләү турындагы карар гариза бирелгән һәм мөрәҗәгать итүченең кирәкле белешмәләре һәм документлары Пенсия фондына кергән көннән алып 10 эш көне эчендә чыгарыла. Пособие  беренче тапкыр түләү билгеләү турында карар кабул ителгәннән соң 5 эш көне эчендә түләнелә. Алга таба акчалар пособие түләнелә торган айдан соң килүче айның 1 нче числосыннан 25 нче числосына кадәр күчерелә. Пенсия фондына оешмалардан мәгълүматлар яки мөрәҗәгать итүчедән түләүгә хокукны раслаучы документлар кермәгән очракта, карар кабул итү срогы 20 эш көненә кадәр озайтыла. Түләү 17 яше тулмаган балаларга 12 айга билгеләнә.

          1 октябрьгә кадәр бирелгән гаризалар буенча түләү 2022 елның 1 апреленнән башлап, әмма бала 8 яшькә җиткәннән соң бирелә. 1 октябрьдән соң тапшырылган гаризалар буенча түләү түбәндәгечә башкарыла:

- балага 8 яшь тулганнан соң 6 айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать иткән очракта, бала 8 яшь тулган көннән башлап;

- мөрәҗәгать бала 8 яшькә җиткәннән соң 6 айдан соңрак кергән очракта, мөрәҗәгать иткән айдан башлап.

          8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр МИР картасы буенча да, Россия почтасы хезмәте аша да түләнеләчәк.

          Исегезгә төшерәбез, 2021 елның июленнән ялгыз ата-аналар тәрбияләүче 8 дән 16 яшькә кадәрге балаларга  түләү кертелде. Бу максатка  1 млрд. 384 млн. сум акча җибәрелгән инде. Президент карары яктылыгында хәзер бу ярдәм чарасыннан тулы гаиләләр дә файдаланачак.


6
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга яңа түләүгә гаризалар кабул итү 2022 елның 1 маенда старт ала. Пособиене 1 апрельдән билгеләячәкләр. Ягъни, майда  гариза биргәннән соң, гаилә берьюлы ике ай - апрель һәм май айлары өчен тиешле сумманы алачак. Апрельдә балага 8 яшь тулган булырга тиеш.

    Пособиене алу өчен гаилә кереме күләме зур роль уйный. Түләү гаиләдә уртача җан башына керем яшәү төбәгендә кабул ителгән яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта билгеләнәчәк.

    Яна пособие гаиләдәге керем күләменә карап яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итә. Түләүнең база күләме - 50%, ил буенча уртача - 6 150 сум. Әгәр дә бу түләүне исәпкә алып та гаиләдә керем яшәү минимумыннан ким булса, пособие  төбәк яшәү минимумының 75% күләмендә билгеләнәчәк. 75 процент куләмендә пособие билгеләп тә  гаиләнең җан башына уртача керем күләме яшәү минимумыннан азрак кала икән, ул вакытта балага төбәктә яшәү минимумының 100 проценты күләмендә максималь пособие билгеләнә.

    Исегезгә төшерәбез, хәзер 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга түләүне бары тик ялгыз ата-аналар гына рәсмиләштерә ала һәм әлеге пособие күләме региональ яшәү минимумының 50 процентын тәшкил итә.


26
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

Социаль яклау органнарыннан Пенсия фондына күчкән социаль ярдәм чаралары буенча беренче пособиелэр 15-28 гыйнвар көннәрендә почта элемтәсе бүлекләре аша түләнә. Киләсе  айларда  пособиеләр график буенча 3 гыйнвардан 23 гыйнварга кадәр түләнәчәк.

      Беренче түләүләрне татарстанлылар 17 гыйнварда алды. Стандарт түләү графигы буенча февральдә бирелә торган гыйнвар ае пособиеләре  вакытыннан алда түләнде.

      Февральдә пособиеләр гыйнвар аенда түләүләр рәсмиләштергән гражданнарга гына бирелә. Марттан башлап акча күчерү стандарт график буенча һәр айның 3 числосында алдагы ай өчен башкарыла.

        Шунысын билгеләп үтү мөһим, элек билгеләнгән пособиеләрне гражданнар элеккеге режимда һәм моңа кадәр күрсәтелгән реквизитлар буенча алачак. Яңадан рәсмиләштерү яки түләүне озайту өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Түләүләр алу хокукы 2022 елда гына барлыкка килгән булса, гариза белән яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

         Социаль яклау органнарыннан күчкән түләүләрне билгеләү мәсьәләләре буенча консультацияләрне 8-800-600-0000 телефоны аша (шалтырату бушлай) алырга мөмкин.

       2022 елның 1 гыйнварыннан Пенсия фондына күчерелгән социаль ярдәм чараларыннан халыкның төрле категорияләре файдалана. Мәсәлән, балалары булган эшләмәүче гражданнар. Ата-аналар өчен йөклелек, бала туу яки баланы уллыкка алу, шулай ук балаларны карау буенча түләүләрне үз эченә алган айлык һәм бер тапкыр бирелә торган пособиеләр түләү каралган.

         Һәлак булган хәрбиләрнең һәм көч структуралары хезмәткәрләренең гаиләләренә пособиеләр һәм компенсацияләр- түләүләрнең аерым төркеменә керә. Мәсәлән, коммуналь түләүләргә чыгымнарны компенсацияләү, шәхси йортны төзекләндерүгә яисә баланың җәйге савыктыру ялына түләүләр –шундыйлардан.

         Чернобыль атом электростанциясендәге аварияләр, "Маяк" берләшмәсе, Семипалатинск полигонындагы сынаулар һәм башка шундый вакыйгаларга бәйле радиациядән зарар күрүчеләргә дә социаль ярдәм чаралары каралган.

        Транспортлары булган инвалидларга ОСАГО килешүе буенча түләнгән иминият премиясенең өлешчә компенсациясе кире кайтарыла.

         Сәяси репрессияләрдән зыян күргән гражданнарга акчалата компенсацияләрнең кайбер төрләре дә Пенсия фонды аша билгеләнә.

        Социаль яклау органнарыннан Пенсия фондына күчкән ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүмат Пенсия фондының рәсми сайтындагы бүлектә урнаштырылган: https://pfr.gov.ru/grazhdanam/mery_podderzhki

        Сорауларга җавапларны Бердәм Контакт-үзәкнең - 8 800 6-000-000 телефоны  буенча алырга мөмкин (шалтырату бушлай).


30
октябрь, 2021 ел
шимбә

        Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе Тормыш юлы ачылуга 80 ел тулу уңаеннан ветераннарга бер тапкыр 50 мең сум акча түләячәк.

       Әлеге акча Россия Федерациясе, Латвия Республикасы, Литва Республикасы, Эстония Республикасы, Абхазия Республикасы, Көньяк Осетия Республикасы, Приднестровье территорияләрендә даими яшәп, “Ленинградны саклаган өчен” медале яисә “Блокадалы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнүчеләргә 50 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә.

      “Тормыш юлы ачылуга 80 ел тулу уңаеннан 50 мең сум акчаны Республикада “Ленинградны саклаган өчен” медале яисә “Блокадалы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнгән 137 кеше алачак. Түләү автомат рәвештә, гражданнардан мөрәҗәгать кабул итмичә генә ноябрь ае пенсиясе белән биреләчәк”, - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсе башлыгы Эдуард Вафин.

         Бер тапкыр бирелә торган әлеге түләүгә Татарстанга Федераль бюджеттан 6 миллион сум акча бүленеп бирелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International